Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы очракта пенсионерга өстәмә түләү каралган?

news_top_970_100
Кайсы очракта пенсионерга өстәмә түләү каралган?
"Татар-информ" архивы

Хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзалары булган пенсионерларга Пенсия фонды иминият пенсиясенә түләүне арттыра. Әлеге түләү 2002 ел башыннан башкарыла. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр итә.

Пенсионер кайсы гаилә әгъзалары өчен өстәмә түләү алырга мөмкин? Беренчедән, әгәр пенсионерның балигъ булмаган баласы булса яисә 23 яшькә кадәрге баласы уку йортының көндезге бүлегендә укыса, пенсионерга өстәмә түләү каралган. Шулай ук пенсионер карамагында 23 яшькә кадәрге балигъ булмаган бертуганы яисә оныгы булса (әлеге балаларның эшкә яраклы әти-әниләре булмаган очракта), ул алар өчен өстәмә түләү алырга хокуклы. 

Иждивение фактын билгеләү өчен, пенсионерның Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы нигез итеп алына. Ул – 10175 сум. Картлык буенча иминият пенсиясенә өстәмә түләүнең күләме һәрбер кешегә 2 406,91 сум тәшкил итә. Бу түләүне 3 кеше өчен генә алырга була. Әйтик, 3 һәм аннан да күбрәк кеше булган очракта, картлык буенча иминият пенсиясенә 7220,74 сум өстәлә.

«Өстәмә түләү алу өчен гариза бирергә кирәк. Әлеге түләү вакытлыча гына бирелә», – дип сөйләде Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100