
2026 елдан башлап бишенче һәм аннан соңгы туган яки уллыкка алынган һәр бала өчен күп балалы аналарның пенсияләренә якынча 1 мең сум өстәләчәк. Бу хакта «Российская газета»га биргән интервьюсында Россия Социаль фонды башлыгы Сергей Чирков әйткән.
Сергей Чирков Дәүләт Думасына күп балалы аналар өчен иминият стажын арттыру турында закон проекты кертелүен искәртте. Хәзерге вакытта әни кешенең иминият стажына һәр баланы 1,5 яшькә кадәр карау исәпләнә, әмма суммада 6 елдан артып китмәскә тиеш. Пенсия коэффициентлары бала карауның һәр тулы елы өчен исәпләнә, әмма 4 баладан да артмаган очракта гына. Яңа закон буенча стажга яшь ярымга кадәрге барлык балалар өчен – бишенче, алтынчы һәм аннан соңгы балаларны карау керәчәк.
Өстәвенә, бу – аны кабул иткәннән соң туган балаларга гына түгел, ә элегрәк туганнарга да кагылачак. Шулай итеп, 4 баладан артык бала тапкан, тәрбиягә алган һәм үстергән күп балалы әниләр яңа елдан пенсияләренә өстәмә түләү алачак.
«Әгәр әни кешенең, әйтик, 5 баласы булса, ул аена 1 мең сумнан аз гына күбрәк өстәмә алачак. 6 булса – 2 меңнән артык, 7 булса – аена 3 мең һәм башкалар», – ди Сергей Чирков. Моның өчен анага РФ Социаль фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак, диелә хәбәрдә.