news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кайсы очракта ир яки хатын бергә яшәгән фатирга дәгъва итә алмый?

news_top
Кайсы очракта ир яки хатын бергә яшәгән фатирга дәгъва итә алмый?
Владимир Васильев, архив

Ир яки хатын рәсми язылышканга кадәр аларның берсе алган фатирга дәгъва итә алмый. Шулай ук никахлашып яшәгән чакта ир яки хатынның берәрсенә мирас буларак күчкән, яки башка түләүсез килешү буенча бүләк ителгән фатир да уртак булмый. Бу турыда «Прайм» агентлыгына юрист Мария Спиридонова сөйләгән.

Шулай да суд кайсыбер очракта шәхси милекне бүлү турында карар чыгарырга мөмкин. Әгәр никахлашып яшәгән чакта шул торакка уртак акчалар сарыф ителгән, ир яки хатынның шәхси акчалары кертелгән һәм бу акча торак бәясеннән шактый артык булса, милекне бүләргә туры килүе ихтимал, ди юрист.

Приватизацияләнмәгән фатир гомуми милек булып саналмый, ди Спиридонова.

Бергә яшәгәндә яки аерылышканда ир белән хатынның милеккә хокукы һәм бурычлары никах килешүендә билгеләнергә мөмкин, дип искәртә белгеч. Бу турыда РИА Новости яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар