Кайсы очракта җир кишәрлеге ташландык санала: Хөкүмәт карары белән расланган тулы исемлек
Россия Хөкүмәте торак пунктларда, бакчачылык һәм яшелчәчелек кишәрлекләре урнашкан территорияләрдә җир участокларының максатчан файдаланылмау билгеләрен күрсәткән исемлекне раслады.

Максат – җир кишәрлекләрен тәртипкә китерү
2025 елның 31 маенда кабул ителгән 826 нчы карар быелның 1 сентябреннән үз көченә керә, һәм ул 2031 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак. РФ Хөкүмәте җитәкчесе имзалаган әлеге документ җир кишәрлекләренең 307-ФЗ нче федераль закон буенча билгеләнгән срокларда ни дәрәҗәдә файдаланыла башлавын бәяләргә мөмкинлек биргән таләпләрне үз эченә ала.
Моңа кадәр исә РФ Хөкүмәте җир кишәрлекләрен максатчан билгеләнешенә яраклы хәлгә китерү буенча күрелергә тиешле чаралар исемлеген раслаган иде (2025 елның 24 апрелендәге 1021-р нче карар).
Мәгълүм булганча, 307-ФЗ нче федераль закон 2025 елның 1 мартыннан үз көченә керде («РФ Җир кодексына һәм «Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы федераль законның 23 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында» 2024 елның 8 августындагы 307-ФЗ нче федераль закон).
Яңа законда торак пунктлардагы җир кишәрлекләрен, шулай ук бакчачылык һәм яшелчәчелек өчен билгеләнгән җир участокларын хуҗалары тарафыннан максатчан файдалана башларга тиешле сроклар күрсәтелгән. Мәсәлән, күпчелек очракта моның өчен 3 ел вакыт бирелә. Шул рәвешле, киләчәктә гражданнарның ташландык хәлдәге, озак вакыт караучысыз торган җир кишәрлекләрен тәртипкә китерү мәсьәләсе хәл ителер, дип көтелә.
Инспекторлар расланган исемлеккә таяначак
Шулай итеп, хәзер җир кишәрлегенең файдаланыламы-юкмы икәнен ачыклау өчен, тикшерү (күзәтчелек) органнары инспекторлары Россия Хөкүмәте карары белән расланган исемлеккә нигезләнәчәк. Бер яктан, әлеге исемлекнең булуы инспекторның субъектив фикеренә нигезләнгән бәяләмәдән һәм коррупция күренешләреннән саклый. Ә икенче яктан, җир кишәрлеге хуҗалары да, закон таләпләренә җавап бирсен өчен, җир кишәрлегендә нәрсәләрне булдырмаска икәнен белеп, вакытында тиешле чаралар күрә ала.
Мәсәлән, җир кишәрлеге мәйданының яртысыннан күбрәген ел дәвамында чүп-чар басып китсә яки ул калдыклар белән пычранган булса, бу – аның файдаланылмау билгесе.
Җир кишәрлекләрен чүп үләннәре басып китмәскә тиеш. Әгәр андый кишәрлек мәйданының яртысыннан күбрәге ел дәвамында 1 метрдан биегрәк чүп үләннәре һәм агач-куаклар белән капланса (территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү өчен түгел), мондый җир максатчан файдаланылмаган булып саналачак.
Төзелеш өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендә исә анда 5 ел эчендә бина яки корылма төзелмәү һәм рәсмиләштерелмәү дә – максатчан файдаланылмау билгесе. Бу срок башка төрле булырга мөмкин очраклар да искәртелә – әйтик, ул төзелешкә рөхсәт документында яки территорияне комплекслы үстерү турындагы карарда күрсәтелергә мөмкин.
Шәхси торак төзелеше өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендә йорт төзеп куеп, аңа хокукны рәсмиләштерү өчен срок 7 елга кадәр арттырыла.
Әгәр җир кишәрлегендә бина яки корылма инде төзелгән икән, аларны тиешле хәлдә карап тотарга, түбәсе һәм диварлары җимерелү, тәрәзәләре ватылуына юл куярга ярамый. Мондый хәл була калса, бу да җир кишәрлегенең файдаланылмавын раслап торачак.
Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәтенең (Росреестр) Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яңа закон нигезендә күрелә торган чаралар беренче чиратта җимерек, чүп-чарга баткан, чүп үләннәре күмеп киткән проблемалы кишәрлекләргә кагыла. Мондый җирнең хуҗасына кишәрлекне файдаланырга яраклы хәлгә китерү өчен 3 ел вакыт бирелә. Шул 3 ел дәвамында аны җирне максатчан файдаланмаган өчен җаваплылыкка тартырга ярамый, чөнки әле ул аны файдалануга керешмәгән, дип санала. Ә 3 ел үткәч, кеше аны максатчан куллана башларга тиеш. Шушы вакыттан инде милекче кишәрлекнең максатчан файдаланылмавы өчен җавап тотачак һәм контроль (күзәтчелек) органнары закон бозу очрагын теркәргә хокуклы булачак.