news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кайсы очракта эш бирүче ризалыгыннан башка отпускка китеп була?

news_top

Кайсы очракта эш бирүче хезмәткәрне үз хисабына отпускка җибәрергә тиеш икәнен белгечләр аңлаткан. Бу турыда Мәскәү өлкәсенең Хезмәт буенча дәүләт инстпекциясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хезмәт законнары буенча, хезмәткәр язмача гариза язып, хезмәт хакын сакламыйча гына отпускка китә ала. Аның дәвамлылыгы хезмәткәр һәм эш бирүче арасында килешү буенча билгеләнә. Ләкин эш бирүченең мондый отпуск бирүгә килешүе таләп ителмәгән очраклар да бар.

1. 5 календарь көнгә кадәр отпуск бирелә:

  • бала туган очракта,
  • никахны теркәү өчен,
  • якын туганнар үлгән очракта.

2. Елына 14 календарь көнгә кадәр отпуск бирелә:

  • картлык буенча пенсиядә булган эшләүче кешеләргә,
  • хезмәт вазифаларын башкарганда яки хезмәт белән бәйле авыру аркасында һәлак булган яки үлгән хәрбиләр, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, федераль янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре, таможня органнары, җинаять-башкару системасы учреждениеләре һәм органнары хезмәткәрләрнең хатыннарына һәм ата-аналарына.

3. Елга 35 календарь көнгә кадәр отпуск бирелә:

  • Бөек Ватан сугышында катнашучыларга.

4. Елга 60 календарь көнгә кадәр отпуск бирелә:

  • инвалид хезмәткәрләргә.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар