Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы очракта банк картасын блокировкалыйлар?

news_top_970_100
Кайсы очракта банк картасын блокировкалыйлар?
Фото: © "Татар-информ"

Зур суммада наличка акча алган өчен банк картасын блокировкалаулары ихтимал. Бу турыда Кибериминлек һәм цифрлы технологияләр институтының «Информацион иминлекнең интеллектуаль системалары» кафедрасы җитәкчесе Шамил Могамедовка сылтама белән «РЕН ТВ хәбәр итте.

Эксперт сүзләренчә, банк системаларында шикле акча күчерүләрне ясалма интеллект тикшерүе ешайды. Ул транзакцияләрне меңләгән параметр буенча анализлый.

«Ясалма интеллектта шик тудыру өчен җитди сәбәп – банк картасыннан даими рәвештә зур суммалар алу, аеруча акча картага әле яңа гына килгән булса», – ди Магомедов.

Шулай ук ясалма интеллект конкрет клиент өчен типик булмаган транзакцияне дә туктатырга мөмкин. Ул математик модельләр ярдәмендә, меңнәрчә факторны исәпкә алып эш итә.

Магомедов сүзләренчә, ясалма интеллект «назначение платежа» дигән графада язылган сәбәпне бөтенләй карамый. Моны салым хезмәте тикшерә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100