Кайсы очракта банк банкоматтан акча алуны чикли, һәм аны бетерү өчен нишләргә?
1 сентябрьдән банклар, карта хуҗасына мошенниклар йогынты ясый, дип шикләнгән очракта, банкомат аша акча бирүне чикли ала. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендәге Хокук тәртибе үзәге җитәкчесе Александр Хаминский искәрткәнчә, бу – мошенниклар кушканга башкарылганга охшаган операцияләргә кагыла. Бу хакта RT хәбәр итә.
«Чикләүләр нинди очракларда кулланылырга мөмкин? Әйтик, Мәскәүдә яшәүче клиент кинәт төнлә Мурманск шәһәрендә зур сумма алмакчы була, ди. Икенче мисал: клиент, тиз түләүләр системасы (СБП) аша зур сумма килгән яки кредит рәсмиләштергәннән соң, 24 сәгать дәвамында банкоматтан акча алырга тели. Шулай ук «Антифрод» дәүләт мәгълүмат системасыннан клиентның телефон яки карта номерының мошенниклык схемаларына катнашы булу турында мәгълүмат алган очракта чикләүләр кулланылырга мөмкин», – дип аңлатты юрист.
Ул билгеләп үткәнчә, чикләүләрне тизрәк гамәлдән чыгару өчен, паспорт белән банк бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Әмма банклар операцияләрне 30 көнгә кадәр тикшерергә хокуклы, ә офиста 2 процентка кадәр комиссия алырга мөмкиннәр.
«Акча күчерү операцияләренә килгәндә, яңа кагыйдәләр онлайн операцияләргә кагылмый. Аларга карата 115 нче федераль закон («Җинаятьчел юл белән алынган керемнәрне легальләштерүгә һәм террорчылыкны финанслауга каршы көрәш турында»гы закон) нигезендә аерым лимитлар гамәлдә. Мәсәлән, гадиләштерелгән идентификация узган очракта – 100 мең сумга кадәр. Шулай итеп, яңа чикләүнең төп максаты – гражданнарны мошенниклардан яклау. Законлы операцияләрне банк бүлекчәләрендә башкару яхшырак», – дип йомгаклады сүзен юрист.
1 сентябрьдән Россиядә кибермошенникларга каршы көрәшү чаралары көчәйтелә. Банклар, кредит алу турында килешү имзалаганнан соң, клиентка акчаны шунда ук күчерми, ә уйларга берникадәр вакыт бирә башлый. Шулай ук банкоматлар аша акча алу кагыйдәләре үзгәрә. Моннан тыш, хәзер Россия гражданнары үзенә кредит бирүне Күпфункцияле үзәк аша тыя ала.