Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы көннәрдә ураза тотарга ярамый?

news_top_970_100
Кайсы көннәрдә ураза тотарга ярамый?
"Татар-информ" архивы

Татарстан Диния нәзарәте сайтында ураза тотарга ярамаган көннәр турында аңлатыла.

«Бәдайи» авторы Имам Кәсани (рәхмәтуллаһи галәйһи): «Рамазан ае һәм ике бәйрәм көннәре белән тәшрикъ көннәреннән башка барлык көннәрдә дә нәфел уразасын тоту рөхсәт ителә», – дигән һәм моңа кагылышлы шактый дәлилләр китергән. Аннары «Мәкруһ уразалар» дип аталган бүлектә кайбер уразаларны аерып чыгарган.

Җәрир (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән: «Һәр айның унөченче, ундүртенче һәм унбишенче көннәрендә ураза тоткан кеше бер ел дәвамында ураза тоткандай була» (Нәсаи, 4/208, 221; Әхмәд, «Әл-Мүснәд», 3/436). Бу хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) бер елны тоташ бер дә бүленмичә ураза тоту савабы турында белдергән. Ләкин елның кайбер көннәрендә ураза тоту мәкруһ була («Бәдайиус-Санайи», 2 том, 78 б.). Хәзер без ураза тоту өчен мәкруһ булган көннәр турында сөйләшербез. Тик башта, хәнәфиләр карашына нигезләнеп, мәкруһ гамәлләрне икегә аерыйк.

Мәкруһ уразалар ике төрле була:

  • тәхрими мәкруһ,
  • тәнзыйһи мәкруһ.

Тәхрими мәкруһ булган уразалар:

1.Ике бәйрәм (Рамазан һәм Корбан гаетләре) көннәрендә һәм тәшрикъ көннәрендә (Корбан бәйрәменең икенче, өченче һәм дүртенче көннәрендә) ураза тоту тәхрими мәкруһ була.

رَوَى اَبُوهُرَيْرَةَ رَضِىَ الله عَنْهُ عَنِ النَّبِىِّ صلى الله عليه وسلم

اَنَّهُ قَالَ:

اَلاَ لاَتَصُومُوا هٰذِهِ اْلاَيَّامَ فَاِنَّهَا اَيَّامُ اَكْلٍ وَشُرْبٍ

Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) Пәйгам­бәребезнең (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигәннәрен тапшырган: «Игътибарлы булыгыз! Бу көннәрдә (ике гает һәм тәшрикъ көннәрендә) ураза тотмагыз. Чөнки бу көннәрдә ашарга да, эчәргә дә кирәк» (Али әл-Мүттаки, «Кәнзүл-Уммал», №24443, 8/625; Ибн Маҗәһ, «Сыйам», 35-36, №1719-1722). Әлеге хәдистәге тыю мәкруһка өстәлгән («Бәдайиус-санайи», 2 том, 78 б.).

عَنْ كَعْبِ بْنِ مالِكٍ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ قَالَ رَسُولُ اللهِ

صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ:

اَيَّامُ مِنًى اَيَّامُ اَكْلٍ وَشُرْبٍ

Каб Ибн Мәлик (радыйаллаһу ганһү) риваять иткән бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән: «(Хаҗ вакытында) Минада үткәрелгән көннәр – ашау-эчү көннәре» (Мөслим, «Сыйам», 23, №2679, 465 б.; Әбү Дауд, «Сыйам», 49, №2419, 351 б.). Бу көннәрдә ураза тоту тәхрими мәкруһ булуга карамастан, тотылган очракта, ураза кабул ителер. Чөнки, без – хәнәфиләр ысулы буенча, бер гамәлнең берәр үзенчәлегенә бәйле тыю бары тик шул үзенчәлекнең тыелуын гына таләп итә. Гамәлнең үзен юкка чыгармый.

2. Шикле көндә ураза тоту тәхрими мәкруһ була. Шикле көн һаваның болытлы, тузанлы һәм томанлы булуы кебек сәбәпләр белән шәгъбан аеның 29 нчы көненнән соң килгән көннең шәгъбан аеныкымы яки рамазан аеныкымы булуы мәсьәләсендә шикләнү барлыкка килсә, бу көн «шикле көн» дип атала. Ягъни бу көннең рамазан ае көне булу-булмавына шик бар. Шикле көнне ураза тотуның тыелуы рамазан уразасына өстәлүе шигеннән килә.

عَنْ كَعْبِ بْنِ مالِكٍ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ قَالَ رَسُولُ اللهِ

صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ:

اَيَّامُ مِنًى اَيَّامُ اَكْلٍ وَشُرْبٍ

Ибн Мәсуд (радыйаллаһу ганһү) әйткән: «Әлбәттә, рамазанның бер көнендә ифтар кылып (ураза тотмыйча), аннан соң ул көнне каза кылуым минем өчен рамазан аеныкы булмаган бер көн уразаны өстәүдән күркәмрәк».

Шикле көнне рамазан уразасына ният кылып ураза тотылмый. Чөнки Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән:

لاَيُصَامُ اَلْيَوْمَ الَّذِى يُشّكُّ فِيهِ مِنْ رَمَضَانَ اِلاَّ تَطَوُّعاً

«Шикләнелгән көнне рамазан уразасы тотылмый. Ләкин бу көнне нәфел уразасын тотарга мөмкин» (Касани, «Бәдайи», 2/78).

Шикле көнне вәсвәсәле ният белән ураза тотарга ярамый. Вәсвәсәле ният болай була: «Әгәр бүген рамазан ае көне икән – уразам рамазан аеныкы булсын. Рамазан ае көне булмаса, уразам нәфел булсын». Мондый ният – чын ният түгел. Чөнки ният гамәлне билгели. Әгәр ният шикле икән, билгеләнгән гамәлне кире кага. Бу очракта, бу рәвешле ният белән тотылган ураза ниятле булмый. Ният булмагач, уразасы да кабул ителми («Бәдайиус-санайи», 2 том, 78 б.).

Шикле көнне ураза тоту мәкруһ булса да, бу көнне ураза нәфел уразасы нияте белән тотылса, кабул ителер. Хәтта бу көннең рамазан аеның беренче көне булуы ачыкланса да, тотылган ураза фарыз урынына кабул ителер. Шикле көнне рамазан уразасына яисә бер ваҗиб ният белән ураза тотылса, шуңа игътибар итәргә кирәк: әгәр бу көннең рамазан ае көне булуы ачыкланса, тотылган ураза рамазан аеныкы була. Әгәр бу көн рамазан аеныкы булмаса, рамазан нияте белән тотылган ураза нәфел ураза буларак кабул ителер. Мондый ураза бозылганда казасы таләп ителә. Әгәр ураза ваҗиб нияте белән тотылган булса, ул ният кабул ителә.

Әгәр бу көннең шәгъбан ае көнеме, әллә рамазан ае көнеме булуы аңлашылмаса, ваҗиб нияте белән тотылган ураза ваҗиб буларак кабул ителмәс. Чөнки бу көннең рамазан ае көне булу ихтималы бар.

Дин галимнәрен шикле көндә нәфел уразасын тотаргамы, әллә тотмаскамы, дигән сорау борчый. Боларның кайсысын сайласаң яхшырак булыр икән? Бу хакта бердәм фикергә килгәннәре юк. Кайберәүләр, нәфел уразасын тоту фазыйләтлерәк, диләр. Чөнки Гаишә (радыйаллаһу ганһә) һәм Гали (радыйаллаһу ганһү) тапшырган риваять буенча, шикле көнне ураза нәфел нияте белән тотыла: «Әлбәттә, шәгъбан аеның бер көнендә ураза тоту рамазанның бер көнендә ифтар кылудан безнең өчен яхшырак», – дигәннәр алар. Димәк, алар шикле көнне ураза тотканнар һәм шул хакта әйтергә теләгәннәр: бу көн рамазан аеныкы да, шәгъбан аеныкы да булырга мөмкин.

Әгәр ураза (нәфел уразасы нияте белән) тотылса, әлеге ураза рамазанныкы булу белән шәгъбанныкы булу арасында калыр. Әгәр ураза тотылмаса, бу хәл рамазанда яки шәгъбанда булу арасында калыр. Бу очракта нәфел уразасын тоту хупланыла («Бәдайиус-санайи», 2 том, 78 б.). Шикле көнне: «Рамазан ае кергән булса, ураза тотам, кермәсә – тотмыйм», – дигән ният әйтергә ярамый. Чөнки ният төгәл, катгый булырга тиеш. Вәсвәсәле, шикле ният, югарыда әйткәнебезчә, чын, ихлас ният булмый.

Шикле көнне белдекле кешеләр өчен иң фазыйләтле гамәл булып ураза тоту санала. Халык өчен исә «тәләввем» фазыйләтле була. Тәләввем – шикле көнне уразаны боза торган нәрсәләрдән зәвәл вакытына кадәр сакланып көтү. Бу көннең рамазан аеныкы булмавы ачыкланса, уразаны бозалар. Чөнки халык рамазанныкы булмаган бу көнне, рамазан ае кергән дип белеп, рамазанга өстәп куярга да мөмкин.

Шикле көнне ураза тоту мәсьәләсендә белдекле кешеләр бу көнне уразага ничек ният кылыначагын белгән, әмма рамазан аеның башлануы хакында күңелләренә бернинди дә төгәл уй килмәгән кешеләр. Бу рәвешле ният әйтмәгән кешеләр «гавам» санала.

Тәнзиһи мәкруһ уразалар

1. Нәүрүз (яз бәйрәме) көнендә ураза тоту тәнзыйһи мәкруһ. Нәүрүз – фарсы сүзе һәм «яңа көн» дигән мәгънәне белдерә. Язын көн белән төн тигезләшкән көнне, ягъни көн озаюга таба авышкач үткәрелә.

2. Мәхрәҗан (көзге бәйрәм) көнендә ураза тоту тәнзыйһи мәкруһ. Мәхрәҗан көзен көн белән төн тигезләшкән көнне, ягъни көн кыскаруга таба авышкач үткәрелә. Фарсыларның бәйрәме.

Нәүрүз бәйрәмендә яисә Мәхрәҗан бәйрәмендә ураза тотуның хөкеме «Мухит» исемле әсәрдә китерелгән: «Өстенлекле караш шул: бу көнгә кадәр ураза тотылган булса, бу көнне дә ураза тоту фазыйләтлерәк була. Киресенчә булганда, ураза тотмаска кирәк. Чөнки бу көннән алда ураза тотылмаган хәлдә бары тик бу көнне генә ураза тоту әлеге бәйрәмнәрне олылау, хөрмәтләүгә тиң була. Бу исә – хәрам» (Ибн Габидин, «Рәддүл Мохтар», 2 том, 376 б.).

3. Бары тик җомга көнне генә ураза тоту тәнзыйһи мәкруһ.

عَنْ اَبِى هُرَيْرَةَ َرَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ

عَلَيْهِ وَسَلَّمَ

:لاَ تَخُصُّوا لَيْلَةَ الْجُمُعَةِ بِقِيَامٍ مِنْ بَيْنِ الَّليَالِى

وَلاَتَخُصُّوا يَوْمَ الْجُمُعَةِ بِصِيَامٍ مِنْ بَيْنِ اْلاَيَّامِ اِلاَّاَنْ يَكُونَ فىِ صَوْمٍ يَصُومُ اَحَدُ كُمْ

Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дип әйткән: «Барлык кичәләр арасыннан җомга кичәсен кыйам белән аермагыз, барлык көннәр арасыннан җомга көнен ураза белән аермагыз. Ләкин бу ураза арагыздан берегезнең (моннан алдагы айның башы яки ахырында тоткан ураза көннәре кебек) тоткан (бер көнгә охшаган) уразасы икән, искәрмә булачак» (Мөслим, «Сыйам», 24, №2684, 466 б.; Хашийә «Тахтави галә Мәракил Фәлаһ», 529 б.).

«Рәддүл Мохтар»да: «Бары тик җомга көнне генә ураза тоту мәндүб була», – диелгән. Ибн Габидин (рәхмәтуллаһи галәйһи) бу фикернең «Нәһр» һәм «Бахр» исемле әсәрләрдә дә очраганын белдергән: «Гомуммән, фикыһ белгечләренең карашынча, бары тик җомга көнендә генә ураза тоту дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендәге ураза кебек мөстәхәб. «Мухит»тә дә шулай диелгән. Бу көннәрнең фазыйләте бар. Бу көннәрдә ураза тоту сәбәпле Кыйбла әһелләреннән тыш башкаларга охшаулары турында сүз дә булырга мөмкин түгел. «Әшбаһ» исемле әсәрдә һәм аңа охшаш «Нурул Изаһ»та бары тик җомга көнне генә ураза тотуның мәкруһ булуы турында әйтелсә дә, бу – күпчелекнең фикере түгел».

«Ханиййә» исемле әсәрдә болай диелгән: Әбү Хәнифә һәм Имам Мөхәммәд (рәхмәтуллаһи галәйһимә) фикеренчә, бары тик җомга көнне генә ураза тотуда бернинди дә зыян юк. Чөнки Ибн Габбасның (радыйаллаһу ганһү) җомга көнне ураза тотканлыгы риваять кылынган (Ибн Габидин «Рәддүл Мохтар галә Дүррүл Мохтар», 2 том, 375 б.).

Имам Әгъзамның бу мәсьәләдәге карашын китерү бик урынлы булыр:

عَنْ اَبِى اُمَامَةَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ

عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: مَنْ صَلَّى الْجُمُعَةَ وَصَامَ يَوْمَهُ وَعَادَ مَرِيضًا وَشَهِدَ جَنَازَةً وَشَهِدَ نِكَاحًا وَجَبَتْ لَهُ الْجَنَّةُ

Әбү Үмамә (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «Җомга көнне ураза тоткан, бер хастаның хәлен белгән, бер җеназага катнашкан һәм бер никахта шаһит булган кешегә җәннәт ваҗиб кылыныр», – дип әйткән (Табәрани, «Әл-Кәбир», №7484; Хәй­сәми, №5216/3/456).

Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә дә:

عَنْ اَبِى هُرَيْرَةَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ

عَلَيْهِ وَسَلَّمَ : مَنْ صَامَ يَوْمَ اْلجُمُعَةِ كَتَبَ اللهُ لَهُ عَشَرَةَ اَيّٰامٍ عَدَدَهُنَّ مِنْ اَيّٰامِ اْلاٰخِرَةِ لاَتُشٰاكِلُهُنَّ اَيّٰامُ الدُّنْيٰا

«Җомга көнне ураза тоткан кешегә Аллаһ ахирәт көннәре исәбеннән дөнья көннәренә бер дә охшамаган 10 көнне язар», – диелгән (Бәйһакый, «Мүнзири», 1577, 2/132).

وَاِنَّ يَوْمًا عِنْدَ رَبِّكَ كَأَلْفِ سَنَةٍ مِمّٰاتَعُدُّونَ

«Раббың хозурында аларның газап көннәре сез саный торган көннәрнең 1000 елы кебек озын» («Хаҗ» сүрәсе, 47нче аять). Әлеге аятьтән аңлашылганча, бу савап дөнья көннәреннән 10 мең елга тиң була.

4. Рамазан аен каршылау нияте белән, рамазан ае башланганчы, бер яки ике көн ураза тоту. Әгәр бу бер яки ике көн ураза тоту гадәтләнгән көннәргә туры килсә, моның бернинди дә зарары юк. Әйтик:

عَنْ اَبِى هُرَيْرَةَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ

عَلَيْهِ وَسَلَّمَ :

لاَ تُقَدِّمُوا رَمَضَانَ بِصَوْمِ يَوْمٍ وَلاَ يَوْمَيْنِ اِلاَّ رَجُلٌ كَانَ يَصُومُ صَوْماً فَلْيَصُمْه

Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) риваять иткән бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән: «Рамазан аен бер яки ике көн ураза тотып каршыламагыз. Ләкин бу уразагыз арагыздан тагын берегезнең тоткан уразасына туры килсә, искәрмә булыр һәм тотарга ярый» (Мөслим, «Сыйам», 3, №2518, 442-443 б.; Әхмәд Ибн Хәнбәл, «Әл-Мүснәд», №9660, 3/438).

Шулай ук рамазан аен бер яки ике көн ураза тотып каршылауда рамазан уразасына кушып җибәрү күздә тотыла («Бәдайиус-санайи», 2 том, 79 б.).

5. Висал уразасы тоту да тәнзыйһи мәкруһ. Висал уразасы – 2 көн рәттән ураза тоту, ягъни беренче көн ураза тотканнан соң, ифтар кылмыйча, икенче көнне дә ураза тоту була. Ифтар кылмыйча, берничә көн рәттән ураза тотуның ярамаганлыгы сәбәбе кешене фарыз һәм ваҗиб гамәлләрне башкару өчен хәлсезләндерүендә һәм үзе өчен кирәкле казанышларга ирешүдән мәхрүм итүдә. Мәсәлән, Әбү Һүрайраның (радыйаллаһу ганһү) болай дигәннәре риваять ителгән:

عَنْ اَبِى هُرَيْرَةَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ: نَهَى رَسُولُ اللهِ

عَنِ الْوِصَالِ فقَالَ رَجُلٌ مِنَ الْمُسْلِمِينَ فَأِنَّكَ يَا رَسُولَ اللهِ تُوَاصِلُ قَال رَسُوَلُ اللهِ صلى الله عليه وسلم وَاَيُّكُمْ مِثْلِى اِنىِّ اَبِيتُ يُطْعِمُنِى رَبِّي وَيَسْقِنِيى

«Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) бер-бер артлы берничә көн дәвамында ураза тотуны тыйгач, аңа: «Әй, Рәсүлүллаһ! Син үзең берничә көн рәттән ураза тотасың бит», – дигәннәр. Ул: «Мин төнлә йоклаганда Раббым мине ашата һәм эчертә», – дип әйткән» (Мөслим, «Сыйам», 11, №2563-2572, 448-450 б.).

6. Гарәфә көне уразасы хаҗ кылучыларны хәлсезләндерә торган булса, мәкруһ санала. Чөнки бу көннең фазыйләте бу елдан башка елларга күчерелә. Гарәфәттә корбан чалу һәм дога кылуның фазыйләте исә барлык кешеләргә дә кагылмый. Чөнки күпчелек кешеләргә мондый нигъмәт гомерләрендә бер тапкыр насыйп була.

7. Бары тик шимбә көнне генә ураза тоту да тәнзыйһи мәкруһ була. Чөнки бары тик бу көнне генә ураза тоткан кеше яһүдиләргә охшар. Саммаг (радыйаллаһу ганһү) тапшырган риваятьтә болай диелгән:

عَنِ الصَّمَّاءِ رَضِىَ اللهُ عَنْهاَ اَنَّ رَسُولَ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ

نَهَى عَنْ صِيَامِ يَوْمِ السَّبْتِ وَيَقُولُ اِنْ لَمْ يَجِدْ اَحَدُكُمْ اِلاَّعُوداً اَخْضَرَ فَلْيُفْطِرْ عَلَيْهِ

«Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) шимбә көнне ураза тотуны тыйган һәм: «Арагыздан берегез яшел агач кисәгеннән башка (ашарына) бернәрсә дә тапмаган очракта да ураза тотмасын, шуны алып ашасын», – дип әмер иткән (Ибн Хузәймә, Тирмизи, Нәсаи, Әбү Дауд, Ибн Мәҗа, Ибн Хиббан, Мүнзири, «Әт-Тәргыйб», №1584, 2/133; Шәвкани, «Нәйлул Әвтар», 4-251).

Әлбәттә, бу тыю бары тик шимбә көнендә генә ураза тотуга карый. Чөнки җомга көненә бәйле бер хәдистә әйтелгән: «Алдыннан бер көн һәм аннан соң бер көн өстәп тотарга кирәк». Бу исә, башка көннәр белән бергә тотарга мөмкин, дигән сүз (Бохари, Ибн Хаҗәр, «Фәтхул-Бари», №1985, 4/232-233; Мөслим, №1144, 2/801; Мүнзири, «Әт-Тәргыйб», №1580, 2/132).

Өмме Саләмә (радыйаллаһу ганһә) болай дигән: «Рәсүлүллаһның (саләллаһу галәйһи вәссәләм) шимбә һәм якшәмбе көннәрендә тоткан уразалары күп булды. Ул болай дип әйтер иде:

اِنَّهُمَا يَوْمَاعِيدٍ لِلْمُشْرِكِينَ وَاَنَا اُرِيدُ اَنْ اُخَالِفَهُمْ

«Бу көннәр – мөшрикләрнең бәйрәм көннәре. Мин (ураза тотып) аларга каршылыгымны белдерергә телим» (Ибн Хөзәймә, Мүнзири, «Әт-Тәргыйб», №1585, 2/134).

8. Самт уразасы да тәнзыйһи мәкруһ була. Самт уразасы – ураза тотканда һичбер сүз сөйләшмәү, дигәнне аңлата.

9. Мөхәррәм аеның бары тик 10нчы көнендә (Гашүрә көне) генә ураза тоту да тәнзыйһи мәкруһ була. Чөнки бу очракта яһүдиләргә охшау бар. Фикыһ галимнәренең күпчелеге моны мәкруһ саный.

10. Сауми дәхер дә тәнзыйһи мәкруһ. Сауми дәхер – ел буе берөзлексез ураза тоту. Мондый ураза кешене хәлсезләндерә.

11. Иренең рөхсәте булмаган килеш хатынның нәфел уразасы тотуы мәкруһ санала. Ире хатынының бу уразасын боздырырга да мөмкин. Соңыннан хатын бу уразасын ире рөхсәт иткәч, яисә аннан аерым булганда каза кыла. Мәсәлән:

عَنْ اَبِى هُرَيْرَةَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ

عَلَيْهِ وَسَلَّمَ:

لاَتَصوُمُ الْمَرْأَةُ يَوْمًا وَاحِدًا وَزَوْجُهَا شَاهِدٌ

اِلاّٰبِاِذْنِهِ اَيُّمَا امْرَأَةٍ صَامَتْ بِغَيْرِاِذْنِ زَوْجِهَا فَاَراَ دَهَا عَلىٰ شَىْءٍ فَامْتَنَعَتْ عَلَيْهِ كَتَبَ اللهُ عَلَيْهَا ثَلاَثاً مِنَ الْكَبَائِرِ

Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән: «Ире янында булган хатын аның рөхсәтеннән башка бер генә көн дә (нәфел) ураза тота алмас. Хатын иренең рөхсәтеннән башка ураза тотканда, ире аннан (җенси якынлык кылырга) теләгәч, хатын (ураза сылтавы белән) аңа каршы килсә, Аллаһ ул хатынга өч зур гөнаһ язар» (Әхмәд, Табәрани, «Әл-Әвсат», №23; Хәйсәми, №5219, 5220, 3/456-457).

Шуны да белергә кирәк: каза кылынасы уразасы булган кешенең нәфел уразасы тотуы мәкруһ булмый. Ләкин югарыда искә алынган хәдисләрдән шунысы аңлашыла: яңа рамазан ае җиткәнче, узган рамазаннан гафу ителерлек сәбәп белән тотылмыйча калган уразаларны каза кылып бетерергә кирәк («Тахтави галә Мәракил Фәлаһ», 529 б.).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100