Туйда әти белән кыз биюе популяр, ә менә кыз белән әни кешенеке – сирәк күренеш. Социаль челтәрләрдә бер туйдан шундый видео чыкты.
Видеода күренгәнчә, әнисе белән кызы матур көйгә бөтерелә.
Видеоны караучылар, «кайсы – кәләш тә, кайсы – әни» дип, ана кешенең яшь булуын ассызыклаган.
«Искитмәле матур күренеш», – дип хуплаганнар биючеләрне.