Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы илдә мөселман хатыны президент булып эшли?

news_top_970_100
Кайсы илдә мөселман хатыны президент булып эшли?
http://kremlin.ru/

Хәлимә Якоб – Сингапурда дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Сингапурда беренче хатын-кыз президент. Ул бу вазифада 2017 елның 14 сентябреннән бирле эшли. Ул башка кандидатларны сайлауга кертмәгәч, автомат рәвештә президент булып билгеләнгән. 2013 елның гыйнварыннан 2017 елның августына кадәр Сингапур парламенты рәисе булган. Бу турыда «Википедия» сайтында язылган.

Ул, президент сайлауларында катнашу өчен, парламент рәисе вазифасыннан киткән. 

Хәлимә Якоб 1954 елның 23 августында туган. Әтисенең чыгышы белән Һиндстан тамырлары бар. Әнисе Малайзиянеке. Хәлимәгә 8 яшь булганда, әтисе үлгән. Әнисе аны ялгызы үстергән.

Ире һәм 5 баласы бар. Дине буенча мөселман, диелә хәбәрдә.

2018 елның 13 ноябрендә Россия Президенты Владимир Путин Сингапурда Хәлимә Якоб белән очрашкан булган. Бу турыда Кремль сайтында язылган. Алар Истана сарае каршындагы мәйданда очрашкан. 

Аннары сарайда – Сингапур Президенты резиденциясендә – Россия башлыгы мәртәбәле кунаклар китабында язма калдырган, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100