Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы җиләк ябыгырга ярдәм итә?

news_top_970_100

Кура җиләге артык авырлыкны киметүдә ярдәм итә ала, дип сөйләде табиб-эндокринолог Антон Поляков. Бу хакта «Труд» яза. 

Табиб сүзләренчә, кура җиләге сидек бүленеп чыгу тизлеген көчәйтә, шулай ук организмда ялкынсыну процессларын киметә. Шулар хисабына әлеге җиләк артык авырлыкны киметергә мөмкин. Табиб әйтүенчә, кешенең артык авырлыгы аркасында хроник ялкынсыну яшеренгән булуы ихтимал.

«Шулай да кура җиләген артык күп ашарга ярамый, чөнки аның составындагы шикәр бавырга зыян салырга мөмкин», — дип аңлатты эндокринолог.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100