news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кайсы җимеш биш төрле авырудан ярдәм итә?

news_top
Кайсы җимеш биш төрле авырудан ярдәм итә?
freepik.com

Медицина фәннәре докторы Михаил Кутушов фикеренчә, гранат җимеше яки согы яман шешкә каршы нәтиҗәле көрәшә ала. Гранат составындагы матдәләр яман шеш күзәнәкләре үрчүне туктата. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Шулай ук гранаттагы файдалы матдәләр ашказанындагы һәм авыз эчендәге ялкынсынуны да дәваларга сәләтле, дип саный профессор.

Табиб буыннар ялкынсынуыннан интегүчеләргә һәм артрит профилактикасы өчен дә гранатның файдасы турында искәртә.

Моннан тыш, гранат кан тамырлары өчен дә файдалы һәм хәтер сыйфатына да уңай йогынты ясый.

Табиб ике атна дәвамында көн саен бер стакан гранат согы эчәргә киңәш итә. Бу – холестерин күләмен киметергә булыша. Шулай ук гранатның анемия вакытында да яхшы ярдәм итүе билгеле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар