Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ике кызымның берсен яратмыйм»

Юньле әниләр бу турыда сөйләми торгандыр инде, мин генә шундый микән? Без бөтен балабызны да бертигез яратабыз дип әйтәбез, әмма минем очракта бу алай түгел. Мин ике кызыма ике төрле мөнәсәбәттә булуымны бик яхшы аңлыйм, сизәм һәм үземне ничек җиңәргә икәнен белмим.

news_top_970_100

Олы кызымны иртә, 20 яшьтә таптым. Гадәттә, бу яшьтә бала ниндидер артык йөк кебек кабул ителә, әмма минем белән бар да башкача булды. Дөрес, ирем белән тырышырга-тырмашырга туры килде, чөнки ул вакытта икебез дә студентлар идек әле. Ул эшкә урнашты, ә мин читтән торып уку бүлегенә күчтем. Шулай да Алисә кызымны тууга ук яраттым. Әйе, йокысыз төннәр дә шактый булды, баламның авырулары өчен борчылулар... Ләкин һәр көн ниндидер яңа хис-тойгылар белән тулы иде. Алисәм ниндидер могҗиза кебек иде, аны дөньядагы иң акыллы, иң сөйкемле бала дип уйлый идем.

Безнең арада бик көчле бәйләнеш иде. Ул үзе дә миңа бик охшаган, хәтта туган көннәребез дә бер айда, сигез генә көн аерма. Алисә дә мин кызыксынган нәрсәләр белән кызыксынды, уртак мавыгуларыбыз байтак, еллар узган саен күп нәрсәләргә карашыбыз бер төрле булуын аңладык. Ул да нәкъ минем кебек төгәл кеше, төгәл фәннәр ярата, шундый уку максатчан, җаваплы, нык ихтыяр көчле. Инде 15 яшендә үк үзенә һөнәр сайлаган иде, бернинди шикләнеп, икеләнеп йөрүләр булмады. Университетта да бернинди проблемасыз укыды, өченче курста ук һөнәре буенча эшли башлады. Акча кирәк булганга да түгел, ә тәҗрибә туплау өчен. Безне хәтта кул эшләре яратуыбыз да берләштерә – икебез дә тегәргә, чигәргә яратабыз.

Ә икенче баланы мин бөтенләй планлаштырмадым, ул вакытта ирем белән мөнәсәбәтләребез бик киеренке иде, аерылышу чигенә җиткән идек. Очраклы рәвештә генә балага уздым, башта баланы калдырырга да теләмәдем. Әмма ирем йөкле булуыма сөенде, баланы калдыруымны сорады. Бу икебез өчен дә яхшы шанс, гаилә кризисын җиңәргә ярдәм итәр дип уйладым. Алисәгә алты яшь тулгач, Җәмилә туды. Дүрт елдан соң ирем белән барыбер аерылыштык без. Әмма ул үрнәк әти буларак, кызларыбызны ташламады, алар белән гел аралашып торды, ярдәм итте.

Җәмилә белән шундук башкача булды. Башта үземнең кабат бала чүпрәкләре белән пычранасы, йокысыз төннәр уздырасы килмәгәнгәдер дип уйладым. Өстәвенә, Җәмилә кечкенә чагында бик еш авырды, хәтта чебен очкан җилдән дә салкын тия иде аңа. Ләкин соңыннан да берни үзгәрмәде. Хәзер аңлыйм, бары тик Җәмилә башка төрле бала.

Ул балачактан ук хыялый, үз дөньясында яши торган бала булды. Гел китап укуда яки компьютерда иде. Таркау, гел нәрсәдер уйланып йөри, бик хисчән, бар нәрсәне күңеленә якын ала, ялгыш сүздән дә озак борчылып йөри. Шуңа күрә миңа үземне гел контрольдә тотарга кирәк, ә бу минем ачуны китерә. Таркау булгач, балачагыннан ук гел әйберләрен югалтып йөрде, бернәрсә куша торган түгел, барыбер оныта, көнкүрешкә бөтенләй битараф – чистамы, пычракмы, аңа барыбер, һаман нәрсәдер язып, ясап утыра ул. Көне буе бутерброд ашап торырга мөмкин һәм бу аның өчен нормаль хәл. Һәм кайвакыт бу мине чыгырдан чыгара.

Ә мавыгулары гел үзгәреп тора. Бию хакына музыканы ташлады, соңыннан рәсем түгәрәгенә йөрисе килә башлады, график дизайн белән мавыгып китте, аннан бөтенләй театр түгәрәгенә барып эләкте. Дөрес, без боларның барысына да акча түли алабыз, әмма мин мондый таркаулыкны, чуар күңеллелекне аңлый алмыйм! Хәзер ул 9 сыйныфта укый, әле һаман да кая укырга керәсен белми. Ул минем яки Алисә апасының күчермәсе булырга тиеш түгеллеген дә аңлыйм. Әмма миңа аның белән үзем арасында тамчы гына булса да уртаклык табу шулкадәр авыр. Дус кызларым аны иҗади шәхес дип әйтә, әмма бу бөтенләй минем тема түгел инде.

Мин аңа үземнең чын мөнәсәбәтемне күрсәтмәскә тырышам: Алисәгә дә, Җәмиләгә дә гел бер төрле бәядәге бүләкләр, уенчыклар, башка әйберләр алдык, берничек тә аермадык. Алар арасында ниндидер әйткәләш чыкса да, икесенең берсен дә якламадым да, хурламадым да. Болай тулаем алганда, аларның аралары әйбәт, бер-берсен аңлыйлар, әмма бертуганнар арасында җитди булмаса да сүзгә килүләр, фикер каршылыгы булгалый инде ул. Җәмиләне берәр нәрсә өчен мактасалар, мәсәлән, мәктәптә спектакль куйганда декорацияне матур ясаган өчен мактасалар, әлбәттә, күңелем була, әмма аннан артыгы юк. Ә менә Алисәне мактасалар, мин бик бәхетле була идем, әйтерсең казанышларым өчен минем үземне мактыйлар!

Ничек кенә вәхши яңгырамасын, кызларым минем өчен икесе ике бәядә. Алисә балалар лагерена ял итәргә киткәч, үз-үземә урын таба алмадым, аның өчен ут йотып тордым, өзелеп сагындым, әйтерсең ярты җанымны алып киткәннәр иде. Ә Җәмилә әтисе, әби-бабасы белән җәй буена ялга киткәч, мин уйлап та карамадым, тамчы да борчылмадым, сагынмадым. Шалтыратышып тордык инде, хәлләрен белештем, ә кайбер көннәрдә аның турында бөтенләй оныта идем. Миндә начар авыру тапкач, иң беренче чиратта, Алисә өчен борчылдым, минсез нишләр дип җаным өзелде. Ә Җәмилә турында уйлап та карамадым.

Кызларыма карата мөнәсәбәтнең шулай аерылуына ояла да башладым инде. Җәмиләнең тамчы да гаебе булмавын, аны да Алисәне яраткан кебек яратырга тиеш булуымны бик яхшы аңлыйм, әмма булмый, булдыра алмыйм. Беркемгә дә бу хакта сөйли алмыйм, мине акылдан язган, каты бәгырьле, җансыз дип әйтәчәкләр. Җәмиләнең кайчан да булса минем чын мөнәсәбәтемне аңлаячагы турында уйлагач, миңа куркыныч булып китә. Хәер, кайвакыт ул инде болай да беләдер кебек тоела.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 июнь 2022
    Исемсез
    Оятсыз хатын. Бер генэ бала табар иден. Безнен кэйнэ дэ кыз бала дип нишлэргэ белмэде,ботен тапкан, табынганы кызга буллы,кызы улеп китте,киленнэр кулына калды.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100