Кайнатмадан барлыкка килгән күбектән сорбет ясап була. Бу турыда "Челнинские известия" хәбәр итте.
Ярты литр күбеккә бер аш кашыгы лимон согы салалар. Аннары дүрт йомырка агын күбекләнгәнче болгатырга.
Йомырка агын күбеккә акрын гына кушарга, болгатырга һәм капкачлы савытларга бүлеп салырга.
Контейнерны 2-3 сәгатькә туңдыргычка куярга. Шуннан соң десерт әзер була.