Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кайнар үтүк белән пешерә, чәченнән сөйрәп йөри». Нәни кызны үги атасы җәзалап торган

news_top_970_100

Новосибирск өлкәсендә 10 яшьлек кызны үги атасы ярты ел буе үтүк белән җәзалап, интектереп яшәгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Здвинск авылында мәктәптә укучы кыз бала 45 яшьлек үги атасының золымына ярты ел түзә, бөтен травмаларын яшерә. Әнисе дә дәшми, аннары кызын балигъ булмаган балалар өчен үзәккә тапшырырга карар кыла, имеш, кыз урлаша. Укытучылар кызны карагач, анда үтүк белән пешерелгән эз күрә һәм полициягә хәбәр итәләр. Хәзер үги атага 6 ел колония яный.

45 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Биредә яшәүчеләр шакката – гадәти гаилә, хисапларда тормыйлар, анасы да, үги атасы да моңа кадәр хөкем ителмәгән, бала мәктәптә укый. Ләкин февраль башында әни кеше кызын балалар йортына тапшырырга була.

«Әнисе кызын социаль-реабилитация үзәгенә китерде, кызы урлашуга зарланды. Баласын тыңлата алмавын әйтте. Әни кеше документлар көткәндә, хезмәткәрләр баланы карады, аның тәнендә кайнар үтүккә пешкән эз күрде, полиция чакырды», – ди биредә яшәүче кеше.

Әнисен дә, кызын да полициягә алып китәләр, баланы сораштыралар. Ул үги атасының кайнар үтүк белән пешерүен әйтә.

«Баладан үги атасы тагын ниләр эшләвен сораганнар. Башта кыз дәшми, аннары, тыңламаган өчен, 2 тапкыр чәченнән сөйрәп йөрүен сөйли», – дигән Здвинск авылында яшәүче кеше.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100