news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кайнар су температурасы тиешле градуста булмаса акчаны ничек кире кайтарырга?

news_top
Кайнар су температурасы тиешле градуста булмаса акчаны ничек кире кайтарырга?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Кайнар су үзәкләштерелгән рәвештә бирелә торган күпфатирлы йортларда «сыйфатсыз су» бирү очраклары булырга мөмкин. Бу очракта су белән тәэмин итүче моны компенсацияләргә тиеш. Бу хакта «Советник-Центр» адвокатлар коллегиясе адвокаты Анастасия Яковлева «Прайм» агентлыгына сөйләгән.

Кулланучының кайнар суны тиешсез температурада алуы, әмма коммуналь түләүләре тулы күләмдә түләгән очраклары турында сүз бара.

Адвокат сүзләренчә, СанПин таләпләре буенча ахыргы кулланучыга барып җиткәндә кайнар су температурасы Цельций буенча 60-70 градус булырга тиеш. Төнлә (00.00 – 05.00 сәгатьләрдә) кайнар су температурасында рөхсәт ителгән тайпылыш 5 градустан, ә көндез (05.00 – 00.00 сәгатьләрдә) 3 градустан артмаска тиеш.

«Кайнар су температурасында рөхсәт ителгән тайпылышлардан һәр 3 градус чигенү өчен хисап чоры өчен түләү күләме 0,1 процентка кими. Әгәр кайнар су температурасы 40 градустан ким икән, ул салкын су тарифы буенча түләнә», – дип аңлатты адвокат.

Нормаларга туры килмәгән очракларда, гражданнар үзләренең идарәче компаниясенә мөрәҗәгать итәргә, идарәче компаниядән хезмәткәр чакырырга тиеш, ул суны үлчи һәм акт төзи. Ачыкланган тайпылыш нигезендә коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне киредән санауны таләп итәргә кирәк, дип йомгаклады ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар