Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайнар ноктага киткән егет турында Динара Сәетбатталовадан үзәк өзгеч клип: «Ятим җаннар»

news_top_970_100
Кайнар ноктага киткән егет турында Динара Сәетбатталовадан үзәк өзгеч клип: «Ятим җаннар»
Фото: Динара Сәетбатталованың шәхси аккаунтыннан

Яшь башкаручы Динара Сәетбатталованың «Ятим җаннар» дип аталган җырына үзәк өзгеч клибы чыккан.

Бу җыр хакында TMTV Production җитәкчесе, «Сөйләшергә кирәк» тапшыруының алып баручысы Лилия Кадыйрова шәхси аккаунтында болай дип язган иде: «Хәтерлисезме, мин бер вакыт сториста, чыннан да мобилизациягә эләккән һәм хәзер кабат кайнар ноктага киткән егет һәм аның гаиләсе турында клип төшердек, дип әйткән идем. Бу клипны ТМТВ телеканалында һәм «Ютуб»та күрә аласыз», – дип хәбәр иткән иде Лилия.

Җырны башкаручы Динара әлеге җырны социаль челтәрдәге сәхифәсендә болай дип тәкъдим иткән:

– Беренче ноталарыннан ук мотивы күңелемә тиде. Сүзләренең мәгънәсенә төшенгәч, йөрәк туктап калгандый булды... Бу җыр мине үзе тапты. Димәк, ул яңгырарга тиеш иде.

Клипның геройлары – безнең якын дусларыбыз. Дария кызы белән бергә үзенең яраткан Хәлиленең исән-имин кайтуын көтә, Аллаһ боерса.

Барлык кешеләр кебек үк, мин дә тынычлык телим, «тегендә»геләрнең барысы да исән-сау килеш якыннары янына тизрәк җиңеп кайтсыннар иде.

Миләүшә Әфләтунова сүзләре, Динар Мингалиев көе һәм аранжировкасы. Бик талантлылар! Клипны төшерүдә ярдәм иткән ТМТВ татар музыкаль каналына рәхмәт, – дигән җырчы.

Тылда калган әниләр, хатыннар һәм балаларының җан ярасын чагылдырган җыр Динара Сәетбатталованың виртуаль дусларын тарафыннан югары бәяләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100