
Диета турында онытыгыз: иреңне тәмле йомырка белән ничек шаккатырырга? Кайнанаң, көнләшеп, терсәген тешләр, дип РЕН ТВ каналында йомырка тәбәсе рецепты тәкъдим иттеләр.
«Ирең синең белән кабат гашыйк булып уянсын дисәң, калорияләрне санауны оныт һәм аңа иртәнге ашка гаҗәеп тәмле йомырка пешер! Бу хуш исле, туклыклы, сырлы һәм кыздырылган ипи эчендәге йомырка беркемне дә битараф калдырмый!» – диелә әлеге хәбәрдә.
Кирәк булачак:
- 2-3 тавык йомыркасы,
- 50 г каты сыр,
- 50-70 г ветчина,
- 1/2 болгар борычы,
- ак ипи яки батон,
- майонез,
- бер чеметем кара борыч,
- кыздыру өчен үсемлек мае,
- яшелчә һәм яшел тәмләткечләр – табынга биргәндә.
Пешерү тәртибе:
- Сырны эре угычтан уабыз.
- Ветчина белән борычны нечкә телемләп турап куябыз.
- Ипине телемләп кисәбез, эчендәге йомшагын алабыз – рамка кебек кала.
- Табага май салып, утка куябыз.
- Ипи «рамкаларын» ике яктан да кыздырып алабыз.
- Рамканың уртасына сыр салабыз.
- Йомырканы сак кына сыр өстенә агызабыз.
- Ветчинага майонез сылап, йомырка өстенә салабыз. Аңа борыч һәм тагын сыр өстибез.
- Шпатель белән сак кына әйләндерәбез һәм тагын 1 минут кыздырабыз.
- Яшелчә һәм яшел тәмләткечләр белән матурлап табынга куябыз, борыч сибәбез.
Пешерү серләре:
- Ипигә форма бирү өчен, теш чистарткыч кулланырга мөмкин.
- Майонез урынына сарымсаклы йогурт соусы куллансаң да була — җиңелрәк, әмма тәмле.
- Әгәр бераз әчерәк булсын дисәң, паприка яки бер тамчы чили соусы өстә.
«Кухнядан хуш ис таралачак: ирең эшне дә, телефонны да онытып, ишек төбендә көтеп торыр. Ә кайнана... нишләсен инде, көнләшеп, терсәген тешләсен – син бит чын иртәнге аш патшабикәсе!» – ди әлеге рецептны тәкъдим итүчеләр.