Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайнанамның икейөзлелегеннән гарык булдым

news_top_970_100

Минем ирем – гаиләдәге олы бала. Энесе Рәзил дә өйләнгән. Хәзер мин килендәшем Гөлнара белән аралашмыйм, хәтта күрешкәч исәнләшмибез дә. Шулай килеп чыкты инде, озын һәм күңелсез тарих бу. Кайнанам белән мөнәсәбәтләребез һәрчак әйбәт иде. Әле ирем белән өйләнешкәнче үк, кайнанам миңа карата ачык йөзле, дустанә булды.

Ә Гөлнара кайната-кайнанама шундук ошамады. Алар улларының аңа өйләнүен теләмәде, әмма бервакытта да каршы сүз әйтмәделәр. Шулай да, аларның бу тоемлавы рас килде. Килендәшем әллә ниләр кылана, әллә ниләр майтара. Шулай да аны гаеплисем, гайбәтен чәйнисем килми, бу – аларның гаиләсенә кагыла, аларның эше. Шуңа мин кысылмаска тырышам.

Тик хәзер кайнанамнан күңелем кайта башлады. Ул көннәр буе Гөлнараны хурлый, аның турында теләсә нәрсә сөйли. Аны гел, «начар, начар» дип тәнкыйтьләп тора. Кайнанам бу сүзләрне уйлап чыгарып сөйләми, анысы. Чыннан да килендәшем хуҗабикә буларак уңган-булган хатын-кыз түгел, ашарга пешерми, кибеткә йөрми, өен җыештырмый. Аның өчен бөтен эшне, атнасына 2 тапкыр килеп, хезмәтче эшләп китә. Тик әгәр бу аның иренә дә, үзенә дә ошый икән, үз ихтыярлары, бу – аларның тормышы, аларның мәшәкатьләре.

Кайнанам да минем килендәшемә начар мөнәсәбәттә булуымны белә, гәрчә мин аның белән бу хакта бер дә сөйләшмәсәм дә. Күрәсең, ул мине аның бу ябырылуларын биш куллап күтәреп алырмын дип уйлагандыр. Чөнки ул миңа килендәшем турында гел начар гына сөйли, ә үзе аңа ләм-мим. Әйтми генә дә түгел, ә аны яраткан булып кылана. Кайнанам аның янында хәтта ялагайланып, куштанланып йөри. Күрсәң исең китәр!

Гөлнара беркайда да эшләми, югары белеме юк. Ире белән фатир «снимать» итеп яшиләр. Кеше фатирында яшәгән килеш, атнага 2 тапкыр килеп, җыештырып-юыштырып, пешереп киткән хезмәтчегә дә түләрлек булгач, Рәзил акчаны яхшы эшли торгандыр инде. Без ирем белән үз йортыбызда яшибез, өйләнешкәч, бергә сатып алдык. Мин эшлим. Без эштә булганда, кайнанам балаларны еш кына мәктәптән үзләренә алып кайта. Без күршеләр диярлек, бер урамда яшибез. Аның белән һәркөн күрешәбез, ә ул икенче киленен хурларга, аны чәйнәргә җаен эзләп һәм табып кына тора.

Мин, әлбәттә, килендәшемнең кайбер проблемалары барлыгын беләм, хәтта аның әти-әнисе дә безгә аның белән артыгын аралашмаска кушкан иде, янәсе, үз башыбыз тыныч булыр. Иремнең энесе – тәртипле, төпле ир-ат. Рәзил өйләнешкәнче үк Гөлнараны ташларга теләде. Тик Гөлнара кире килеп гафу үтенүгә үк, Рәзил аны жәлләп, кабат кушылдылар. Ахыр чиктә, Гөлнара балага узды, шуннан инде Рәзилнең өйләнми чарасы калмады. Теләмәсә дә өйләнде.

Ә мин исә кайнанамның моң-зарларын тыңлап гарык булдым. Аның үзенә дә мондый килен белән авыр икәнен аңлыйм. Тик ул бит үзенең ризасызлыгын Гөлнараның йөзенә бәреп әйтми. Әгәр минем белән берәр аңлашылмаучанлык килеп чыкса, анысын шундук иремә әйтә, һәм без моны ничектер хәл итәбез. Әгәр мин хаклы булмасам, гафу үтенәм, кайнанам да нәкъ шулай эшләргә мөмкин.

Ә Гөлнара белән киресенчә, артыннан сөйләп, хурлап йөри дә, үзе алдында яраткан булып кылана. Көчемне җыеп, барысын да әйтеп бирергә кыюлыгым җитеп бетми. Аннан, Гөлнараның миңа никадәр әшәкелекләр эшләгәнен кайнанам белеп тора, үзе моңа шаһит булды, тик килендәшем алдында барыбер ялагайлана, аңа ярарга тырыша. Үземне ничек кулда тотарга икәнен белми аптырыйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100