Нәзилә Инсар белән танышканда, егетнең әнисе Даниягә 52 яшь иде.
«Әнинең кан басымы уйный, йөрәге дә әлле-мәлле генә», – дип кисәтеп куйды Инсар.
Ә Нәзилә «була инде» дигән кебек кенә, жәлләгәндәй баш кагып куйды.
Вакыт уза торды, яшьләр никах укытып бергә яши башлады. Дөрес, башта Инсарның әти-әнисе белән бергә яшәделәр, ләкин якын арада фатир ялларга уйладылар. Әлегә Нәзиләнең институтны укып бетереп, эшкә урнашканын көттеләр.
Тик болай яшәү Инсарны бик канәгатьләндерә иде, Нәзилә генә торган саен ныграк борчылды, кыбырсыды. Юк, бу – «бер аш бүлмәсендә ике хуҗабикә була алмый» дигәннән һәм кайнананың зәһәрлегеннән була торган кыбырсу түгел. Киресенчә, Дания апаның холкы искиткеч иде: ул бервакытта да улы белән килене арасына кысылмады, аларга ярдәм итәргә гел әзер булды.
Аш бүлмәсендә дә Дания апа хуҗа булып калды. Нәзилә укудан соң арып кайта, ә кичләрен Инсар белән кая да булса барып, күңел ачып кайтырга телиләр. Нинди кичке аш инде монда!
«Әлбәттә, Нәзилә, – дип әкрен генә елмая кайнанасы. – Әллә минем яшь чагым булмадымы? Кинога барыгыз, кичке ашны әзерләрмен, барыбер плитә янында торасы бит инде. 2 кешегә әзерләдең ни, 4 кешегә ни...»
Дания апа эшләде, бөтен гаиләгә ашарга пешерде, җыештырды. Бары тик яшьләрнең бүлмәсенә генә кереп йөрмәде. Әле кайвакыт Нәзиләгә «кофе белән берәр тәмле әйбер алырсың» дип, акча да бирә торган булды. Килененең акча жәлләп, ач йөрүен теләмәде.
Әмма бу уңай якларны бер зур гына җитешсезлек юкка чыгарып куя иде. Дания апа, бөтен җаны-тәне белән, авырырга яки инде авыруга сабышырга яратты. Кичләрен төнге клубтан кайткан Нәзилә белән Инсар аны еш кына диванда яткан килеш очрата иде. Дания апа авыр ыңгырашып, күкрәгенең сул ягын тотып ята, ә куркып беткән ире аны башыннан сыйпый, «Даниякәем, әзрәк түз иде, скорый хәзер килә», – дип тынычландыра. Табиблар килеп укол ясап, дару язып китә, ә икенче көнне Дания «хәлем юк» дип зарлана-зарлана, көч-хәлгә йөри.
Кайнанасының болай ах-ух килүләре Нәзиләнең җен ачуын чыгарды. Әгәр хәлең начар икән, аны шулай бөтен кешегә сиздерергә, бар дөньяга кычкырырга кирәкме соң ул? Аннан болай, хәле чынлап та авыр булган кешенең елап-сыктап ятарга рәте булмый. Хәлең начармы? Әнә хастаханәгә алып китсеннәр! Ә өйдә калдырганнар икән, димәк – барысы да әйбәт. Кайнанасының болай кылануына Нәзилә җенләнде, ярсыды.
«Елакларны җенем сөйми! Туйдырды! Чирле булып сукрануыннан чистый гарык булдым!» – дип зарланды Нәзилә дус кызларына.
Нәзиләнең интегүләре 1 елдан соң тәмамланды: яшьләр рәсми рәвештә өйләнеште һәм, фатир яллап, аерым яши башладылар. Әлбәттә, башта аларга кыенга туры килде. Нәзиләнең дә йорт-хуҗалык эшләрен алып барырга тәҗрибәсе җитеп бетмәде, Инсар да ярдәм итәргә тырышты, тик аның да әллә ни мактанырлык барып чыкмады. Шуңа да Данияне ярдәмгә чакырдылар, ә ул исә, бар эшен ташлап, балаларына ярдәмгә ашыкты. Өйрәтте, күрсәтте, аңлатты. Акча җитмәгән чакларда да Даниядән сорап тордылар, ә ул күпсенмәде, жәлләмәде, киресенчә, улы белән килененә әз булса да ярдәм итә алуына сөенде.
Ләкин бу да Нәзиләгә кайнанасы белән дуслашырга ярдәм итмәде. Өстәвенә, кайнанасының сыктау-сукранулары ешайды гына.
«Чирләсә, әллә кайчан инвалидлык бирерләр иде инде! Дачаны да әллә кайчан саткан булырлар иде, ә атна саен шунда барып йөрмәсләр иде...» – дип уфтанды Нәзилә.
Ә Инсарның әти-әнисе дачага чынлап та еш йөрде, вак-төяк яшелчә, җиләк утырттылар, соңыннан уңышны банкаларга ябып, яшьләргә дә күчтәнәч итеп бирделәр. Нәзилә тозлы кыяр һәм ташкабак икрасын бик ярата бит... Әле кайнатасы һәм кайнанасы эшләп торганга күрә, Инсар белән Нәзиләгә ипотека алырга беренче взнос өчен акчаны тиз арада җыя алдылар. Әгәр кайнанасы гел зарланып, сукранып та тормаса икән... Даниянең бу гадәте Нәзиләнең җен ачуын чыгара шул...
Инсар белән Нәзиләнең беренче балалары – Самир туды. Монда да Дания апа сорасалар да, сорамасалар да оныгын карашырга килде. Килененең табибка, кибеткә барасы булганда, нәни Самир белән булды, яки инде Нәзиләне болай гына, ял иттерер өчен дә оныгын карады. Самир бераз үсте, әбисе дә пенсиягә чыкты һәм һәр җәйдә Дания аны үзләре белән дачага 1-2 айга алып китте. Бала саф һавада, иркендә яшәр, әти-әнисе бераз ял итәр, дип тырышты.
Һәм шушы вакыт эчендә Дания сәламәтлегенә зарланудан туктамады. Әле йөрәге чыгып китәрдәй булып тибә, әле башы шартлар дәрәҗәгә җитеп авырта, әле күз аллары караңгылана.... Даруларны да учлап кына эчте, елга бер мәртәбә хастаханәдә ятып чыкты, хәтта аны ниндидер шифаханәгә дә җибәргәннәр иде. Ә соңыннан бөтенләй инвалидлык бирделәр.
«Елап йөри торгач булды бит! Ыңгыраша да, ыңгыраша... Чирле тәре, әйтерсең башка бөтен кеше дә сау-сәламәт...» – дип көлде генә Нәзилә, дус кызлары белән сөйләшкәндә.
«Вампирдыр ул синең кайнанаң, кешенең энергиясен суыра торган вампир. Әле синнән, миннән дә озаграк яшәр!» – диде дуслары.
«Бик мөмкин, бик мөмкин...» – дип көлемсерәде Нәзилә.
5 ел вакыт узды. Нәзиләнең кайнатасы ярты ел эчендә мәкерле, начар авырудан шәм кебек диярлек «эреп» бетте. Ә бит нинди гайрәтле, сау-сәламәт ир-ат иде!
«Бианай барыбыздан да озаграк яши икән болай булгач... Йөрәге авырта, имеш, әнә ире беренче булып үлеп китте!» – дип уйлады Нәзилә.
Ә шушы ярты ел эчендә ирен соңгы минутларына кадәр карап, тәрбияләп торганда Даниянең сукрану-зарланулары, ах-зарлары бөтенләй юкка чыккан иде. Ә соңыннан кайнанасы бу ухылдауларга тагын да яңа көч белән тотынды. Тик хәзер Нәзилә төгәл белә: кайнанасына бернәрсә дә булмаячак.
«Вампирлар озак яши ул! Кыланчык!» – дип уйлады, эченнән генә көлеп.
Тик Нәзилә ялгышты. Ире вафатыннан соң 1 ел узуга, Дания дә бакыйлыкка күчте.