Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кайнанам улының болай иртә өйләнүен хупламавын шундук сиздерде»

Балачагымнан ук минем чын гаиләм, әти-әни назы, яратуы булмады. Үз әтиемне беркайчан да күрмәдем, ә әни гомергә үзенең шәхси тормышын җайга салу белән мәшгуль булды.

news_top_970_100

Минем өлешкә тигән мондый гаделсезлекне тоеп, кечкенә вакытта ук үз-үземә сүз бирдем: үзем төзегән гаиләм бөтенләй башка төрле булачак. Яраткан ирем, балаларым, мәхәббәт, ярату... Тормышымда булган төрле хәл-вакыйгалар аркасында мин моңа ирештем, әмма бу бөтенләй дә мин күзаллаганча булмады.

19 яшемдә мин яхшы белем алырга һәм киләчәктә кеше арасына чыгарга теләп университетта тырышып-тырышып укый идем. Ләкин озак та үтмәде, планнарны баштан-аяк үзгәртергә туры килде. Әнием чираттагы «кавалеры» белән чит илгә күченеп китәргә уйлады, бу бөтенләйгә иде ахры. Мин параларга йөрүемне туктатырга һәм үз-үземне акча белән тәэмин итәр өчен кафега официант булып урнашырга мәҗбүр булдым.

Чираттагы сменам ахырына якынлашканда бер егеткә хезмәт күрсәттем. Ул үзе генә кичке аш ашарга килгән иде. Минем белән сөйләшкәндә ягымлы, мөлаем булды. Эш көнем бетеп, кафедан чыктым, ә теге егет кулына букет тотып мине көтеп тора иде. Менә шулай таныштым мин булачак ирем белән.

Аның белән озак очрашып йөрмәдек, ул мине әнисе белән таныштырды һәм үзләренең фатирына яшәргә алып килде. Кияүгә чыгарга тәкъдим ясады, мин уйлап тормадым ризалаштым, чөнки башымны югалтып аңа гашыйк идем, барысы да бик тиз арада булуын уйлап тормадым. Булачак кайнанам белән бер фатирда яшәячәгебез ошап бетмәде инде миңа, хәер бу хәбәр аны да бик сөендермәде бугай.

Кайнанам улының болай иртә өйләнүен хупламавын шундук сиздерде. Чөнки без әле финанс яктан ныклап аякка да басмаган идек, шулай да кайнанам юлыбызга аркылы төшмәде. Берничә айдан яраткан кешем белән законлы рәвештә ир белән хатын булдык, зурдан купмый гына туй уздырдык.

Башта мин бик иләс халәттә йөрдем, чөнки гомер буе чын гаилә турында хыялланган идем бит. Иремә дә, кайнанама да бөтен яклап ярарга тырыштым. Ләкин, озак та үтмәде, иремнең миңа мөнәсәбәте үзгәрә башлады. Еш кына эшендә тоткарлана, юк-барга бәйләнеп, чебеннән фил ясый, юкка да кызып китә башлады, миңа игътибары да кимеде. Мин моны эшендә аруга гына сылтадым. Туйдан соң бер ел узуга йөкле булуымны белдем. Ирем бу яңалыкны шактый салкын кабул итте, шат, бәхетле булуы сизелмәде. Шулай да, башка юл юк, без балабыз тууга әзерләнә башладык.

Алтынчы аем киткәндә ирем мин элек белгән кеше түгел иде инде. Өйгә сирәк кайта, минем хәлем белән дә кызыксынмый, өйдәге эшләремне җиңеләйтү өчен дә тырышмады, бу вакытта миңа өйдәге эшләрне эшләү шактый авырлашкан иде инде. Хәтта уртак акчалар да юкка чыга башлады, аларның нәрсәгә тотылганы миңа билгесез иде.

Берсендә иремнең ике көнгә югалып торуы һәм безнең белән элемтәгә чыкмавы соңгы тамчы булды. Мин дә, кайнанам да үзебезгә урын таба алмадык, чөнки аның элек беркайчан да болай кыланганы булмады. Өенче көнгә, иртән кайтып керде Илдус. Ул килеп кергәч тә, фатирга сасы аракы исе тулды, ирем кызмача иде, ә күлмәк якасында хатын-кыз иннеге эзе ярылып ята...

Мин шок хәлендә калдым, авыз ачып сүз дә әйтә алмадым. Ләкин шул вакытта күзем ачылгандай булды, бәхетле гаилә тормышы турында хыялларым чәлпәрәмә килде.

Әмма шушы вакытта кайнанам шаккаттырды мине. Ул улы янына килде дә, берни әйтеп тормыйча аның яңагына кундырды. Бу аны айнытып җибәрде бугай. Һаман да берни дәшмичә, кайнанам кладовкага кереп китте, аннан чемодан алып чыкты һәм безнең йокы бүлмәсенә кереп китте. Биш минут узды микән, кире чыкты. Улы янына килде дә, кулына чемоданны тоттырды һәм аңа өйдән чыгып китәргә кушты, улыннан гайрәте чиккәнен әйтте. Ирем әнисенең тимер кебек нык холкын белгәнгә, аңа каршы килеп маташмады һәм чыгып китте.

Кайнанам мине тынычландыра башлады, чөнки битемнән чишмәдәй күз яшьләре ага иде. Миңа борчылмаска кушты, чыннан да болай кайгырулар минем өчен дә, бала өчен да зыянлы шул. Баланы икәү бергә үстерербез, ә иремнән алиментлар таләп итәрбез дип тынычландырды мине кайнанам. Ул бу хәлләргә үзе дә бик борчыла, кайгыра иде, улын тәрбияләүдә хата-ялгыш җибәрүенә йөрәге әрни иде күрәсең. Кайнанам үз улыннан моны көтмәгән иде, чөнки улы үзе дә әтисез үскән бит. Кайнанам безнең өйләнешү ниятенә әллә ни шат булмаса да, оныгының һәм минем тормышын бозарга ирек куймаска вәгъдә итте.

Ике ай ярымнан улым туды. Кайнанам сүзендә торды, ул миңа бик ярдәм итте, шулай итеп мин аның янында яшәргә калдым. Ә улыма бер яшь тулгач, ирем белән аерылыштык. Үзем дә уйламаганда-көтмәгәндә кайнанам миңа үз әнием кебек якын булып куйды. Мине беркемнең дә, беркайчан да болай кайгыртканы булмаган иде әле. Мин гомерем буе бу изге күңелле хатынга гадел булуы һәм көчле холкы өчен рәхмәтле булачакмын. Чөнки үз баласына дөрес тәрбия бирә алмаганны аңлау, кабул итү һәм килен яклы булу бөтен кешенең дә көченнән килмидер ул.

Кайнанам ярдәме белән мин улымны бер дигән итеп үстердем һәм ирсез булсам да, үземне гаиләле итеп тоя алдым. Мин тормышымның мондый юлдан китүенә тамчы да үкенмим һәм үземне чыннан да бәхетле кеше дип саныйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100