Кайнанам безгә үзенең дачасын сатып алырга тәкъдим итте. Акчага, җитмәсә шактый гына саллы суммага. Безгә туганнарча бернинди дә ташлама каралмаган иде.
«Гел-гел әрле-бирле дачага йөреп туйдым инде. Җир тик ята, ә анда барып нәрсәдер эшләргә көч тә, дәрт тә юк инде. Аннан, диңгезгә барып кешечә ял итәргә дә күптән хыялланам инде», – дип аңлатты бу көтелмәгән теләген.
Ирем белән бер-беребезгә карашып куйдык. Кайнанамның дачасы әллә нәрсә мактанырлык түгел, тик шулай ике уңай ягы бар: беренчедән, шәһәргә бик якын, икенчедән, җире яхшы, эшкәртелгән.
Моңа кадәр ирем белән дача турында уйлаган да булмады. Тик яшь бара дигәндәй, хәзер мин дә хәтта җәен сезонлы яшелчәләрне ат бәясенә сатуларына еш зарлана башладым.
Бераз уйларга булдык. Аны алган очракта, ниләр эшлисе булачагын аңлар өчен, ирем дачага барып та кайтты.
«Нәрсә, уйладыгызмы әле? Алайса күрше хатыны сораштыра башлады, ул да кызыга», – дип ашыктырды кайнанам.
Баш тартасы калган да бит, сатып алсын иде шул күрше хатыны. Тик без ул вакытта, дача – шактый перспективалы нәрсә, дип хәл иттек тә, мөмкинлек булганда сатып алыйк, дидек.
Кредит алырга туры килде, чөнки кулда ул кадәр сумма юк иде, ә кайнанам бүлеп түләү, кичектереп түләү турында ишетергә дә теләмәде. Аңа акча ашыгыч кирәк иде: диңгезгә барасы бар.
Җәй җитәрәк сатып алдык. Күңеле күкәй салган кайнанам бик рәхәтләнеп диңгезгә китеп барды. Ә без, эшне нәрсәдән башларга икән, дип калдык. Анда эш җитәрлек иде, чөнки без дачаны яшәү өчен карадык.
Ул елга эшләр планлаштырылган иде инде. Вак-төяк эшләрне эшләдек, агачларны кистек, бөтен чүп-чарны ташлап бетердек, ишегалдына сукмаклар, юллар салдык.
Без – документлар буенча, фактта да дача хуҗалары, тик кайнанамның әле дә үзен монда хуҗа итеп тотуы безгә сюрприз булды диярлек.
«Коридорда гәлүшләрем тора иде, кая куйдыгыз аларны? Ничек инде ташладыгыз? Кем рөхсәт итте?» – дип шалтыратты берсендә.
«Кемнән рөхсәт сорарга тиеш соң без? Дачаны сатып алдык, аннан бернәрсә дә алып китмәдең, кирәкмидер дип уйладык», – дип гаҗәпләнде ирем.
«Күп уйлыйсыз икән! Шалтыратып сорарга кирәк иде!» – дип ачуланды кайнанам.
Соңрак без кайнанамның өйгә дә кереп йөргәнен белдек. Ишекне ватып кермәгән, димәк, үзендә ачкычны калдырган булган.
«Әни, син дачада нишләп йөрисең ул?» – дип сораштырды ирем.
«Ничек инде нишләп йөрим, карлыган җыярга килдем. Гәлүшләремне чыгарып томыргансыз да инде, хәзер бакчада бутый киеп йөрергә туры килә!» – дип сукранды.
Нинди молодец икән! Минем бутыйларны кигән, безнең карлыганны рәхәтләнеп җыя. Юк, миңа жәл түгел, тик шалтыратып рөхсәт сорарга була бит инде. Ә сорап-нитеп тә тормаган, барган да җыйган.
Ирем әнисе белән сөйләшеп карарга вәгъдә итте, тик соңгы хәлләрдән соң мин моның кайнанама тәэсире булмавын аңладым. Ул дачаны һаман да үзенеке итеп санавын дәвам итә.
Ялларда дуслар белән безнең дачада җыелырга булдык. Монда ерак түгел күл бар, шашлык пешерергә, шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итәргә була.
Җомга кич килдек, ял иттек, шимбә иртән йокы туйдырырга уйлаган идек. Тик дулап килеп кергән кайнанам уятты.
«Мондый нәрсәләр турында кисәтергә кирәк инде! Без дус хатынның туган көнен бәйрәм итәргә килдек, ә монда өй тулы кеше! Бигрәк уңайсыз килеп чыкты әле! Әйдәгез, кунаклар килеп җиткәнче, кайтып китегез!» – дип эт кебек ырлый башлады кайнанам.
«Без беркая да китмибез. Бу – безнең дача! Безнеке! Сез ул безне кисәтергә һәм рөхсәт сорарга тиеш. Сорасагыз, каршы килмәс идек. Шулай булгач чыгып китегез, ишекнең кайда икәнен беләсез!» – дидем мин дә ачуым килеп.
Мин өйгә кереп киттем, ә ирем әнисе белән сөйләшеп калды. Тавышына караганда, кайнанам үзен куып чыгарачагыбызга ахыргача ышанмады бугай. Тик ирем аны җиңә алды.
Хәзер кайнанам безгә үпкәләп йөри, ә без, ул безгә әйтми-нитми дачага кереп йөри алмасын өчен, биек койма тотарга һәм бикләнә торган капка куярга булдык. Алайса без аңа болай гына акча бүләк иткән кебек килеп чыга.