news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кайнанам бүләк иткән җиһазларны саттык, хәзер ул безгә үпкәләп йөри

news_top

Фатирыбызда ремонт бик көтеп алынган һәм шактый алҗыткыч булды. Ирем белән бик озак акча җыйдык, бөтен көчне җыеп, ниһаять, тотындык. Бөтен иске-москыны ташлап бетердек, стеналарны буядык, идәннәрне алмаштырдык.

Иң катлаулысы җиһаз мәсьәләсе булды. Бездәге бөтен җиһаз – стенка, телевизор куя торган тумбочка, җәелә торган диван, урындыклар – өйләнешүебезнең 1 еллыгына кайнанам бүләк иткән әйберләр.

Хәер, бүләк дип тә булмый инде. Кайнанам 10 ел элек үз фатирына ремонт ясап, җиһазларын алыштырып бетергәч, бу әйберләрне безгә бирде.

Бу җиһазлар иске иде инде, фатирдагы яңа ремонтка да бөтенләй туры килми. Ирем белән бу мәсьәләне алай әллә ни куертмадык. Барысын да сату яки чүплеккә чыгарып ташлау – көн кебек ачык иде.

Иске җиһазларга алмашка шундук яңаларны сатып алдык. Сыйфатлы, матур, ачык төсләрдә, артык-портык рәсеме, чәчәге булмаган, җыйнак кына заманча җиһазлар алдык. Әмма кайнанам моны үзен кимсетү дип кабул итте. Ремонт ясап бетерүгә үк ул безгә бик еш килеп йөри башлады, һәм аның бу «кунак булулары» тиз арада бәхәсләргә әверелде.

Башта без аңа яхшылап кына аңлатырга тырышып карадык: «Син безгә бүләк иткән җиһазларны урамга чыгарып ташламадык, ә саттык, кергән акчаны яңа җиһазлар алырга тоттык», – дип, дөресен әйттек. Тик моның файдасы булмады.

«Ничек кулыгыз барды? Ул әйберләрнең миңа кадерле икәнен белә идегез бит!» – кайнанам керә-керешкә шушындыйрак сүзләр яудыра башлый иде.

Мин тыныч булырга тырышсам да, эчтән ачуым кабарды.

«Әни, стенка да, тумбочка да, диван да иске иде бит инде, үзең дә беләсең. Аны бер әби дачасына куярга дип сатып алды, сезнең җиһазларны хәзер ул кулланачак. Әрәм булып теләсә кайда аунап ятмый бит, чүплеккә дә чыгарып атмадык. Акыллы фикер дип уйладык. Нигә шулай кайгырасың?» – дидем.

«Акыллы? – дип көлде кайнанам яңа гарнитурга карап. – Ичмасам, миңа хөрмәт йөзеннән булса да шул килеш калдырырга була иде!»

«Әни, бу – безнең фатир, һәм монда без яшибез. Ничек телибез, шулай эшлибез», – дидем мин.

Кайнана килгән саен, ватык пластинка сыман, гел шушы сүзләр кабатлый иде, мин гел-гел бер сүзне сөйләп, аңлатып тәмам арыдым. Кайнанамның истерикалары ешайды, тик мин аның көен көйләмәдем, үз «гаебемне» танымадым.

«Аңламыйм, ничек минем бүләкне шулай җиңел генә сатып җибәрә алдыгыз?» – диде берсендә кайнанам.

«Дөресен әйтимме, синең «бүләк» башта ук искитәрлек хәлдә түгел иде инде, әни. Без ирем белән яңа ремонтлы, яңа җиһазлы матур фатирда яшәргә телибез», – дидем мин дә, һаман шул бер сүзне кабатлап.

Кайнанам үзе биргән җиһазларның истәлекле бүләк түгел, ә шулай җиңел генә алыштырып куярлык гади бер әйбер генә булуын кабул итә алмады. Ә мин аның моңа ни өчен шулай теше-тырнагы белән ябышканын аңлый алмадым.

«Сез мине хөрмәт итмисез, шуңа саткансыз да!» – диде.

«Әгәр шулай нык кайгырасыз икән, әйдәгез, алайса кире сатып алабыз да үзегезгә кайтарып куябыз», – дидем, түзәрлегем калмагач.

Кайнанам шундый итеп йөзен чытып куйды, гүя мин аңа фатирына сыер белән бозау алып кайтырга тәкъдим иттем! Ул, тәгаен, миннән мондый тәкъдим көтмәгән иде.

Бераз тынып торганнан соң:

«Ул сезгә бүләк иде. Миңа нәрсәгә ул хәзер?» – диде.

«Әни, әйдә тынычлан әле, син чебеннән фил ясыйсың, – дип кушылды ирем. – Син биргән ул җиһазлар берничә җирдән ватылган да иде инде, рәтләп тә булмый. Без аларны яңага һәм уңайлыга алыштырдык. Кара әле, фатир ничек үзгәрде, хәзер якты, матур».

Кайнанам аңа карады да, кинәт кенә:

«Кайсы җире матур?! Бүлнис палатасы кебек! Бөтен җир ап-ак, бер уют юк! Хатының котырткандыр инде!» – диде.

«Әни, мине беркем котыртмады. Ул җиһазлар җимерелеп беткән иде бит инде, без яңаны алдык! Туктат инде бу циркны!» – диде ирем.

Бу сөйләшүдән соң кайнанам безгә 1 ай чамасы килмәде. Бер яктан рәхәт тә, икенче яктан рәхәт тә түгел. Аның безгә үпкә саклавы көн кебек ачык. Мин шалтыратып, кичке ашка чакырырга, дуслашырга теләдем. Тик мин шалтыраткач, телефонын алмады.

Шуннан соң бу эшне иремә тапшырдым. Улы шалтыраткач, трубканы алды тагын. Тик чакырудан баш тартты.

«Бүлнис палатасында ашар хәлем юк әле!» – диде дә, трубканы ташлады.

Ярар, үзенә шулай ошый икән, алга таба да үпкәләп ятсын. Мин исә монда бернинди дә проблема күрмим.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар