news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Каймаклы печенье рецепты

news_top
Каймаклы печенье рецепты
Салават Камалетдинов фотосы

Бик җиңел әзерләнә торган печенье рецепты.

Камыр өчен кирәк: 250 грамм ак май яки маргарин, 300 грамм каймак, 2,5-3 стакан он, ярты чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель), аз гына шикәр комы.

Бүлмә температурасында йомшарган ак майны кибет каймагы белән бутарга. Аннары чамалап кына он һәм көпшәкләндергеч өстәп, кулга ябышмый торган йомшак камыр басарга. Йомырка кирәкми, һәм бу вакытта шикәр комы да салынмый. Майлы-каймаклы камырны кимендә 30 минутка суыткычка куярга.

Күпмедер вакыт үткәч, салкын камырны 5 миллиметр калынлыкта җәяргә һәм стакан яки башка кечерәк савыт белән түгәрәкләр кисеп чыгарга. Табага тезгәндә, һәр печеньеның өстен шикәр комына батырып алырга.

Баллы булуын теләмәсәгез, шикәр урынына мәк, кунжут, тмин кебек берәр нинди орлыкка манарга мөмкин.

Печеньелар 200 градуска кадәр кызган газ мичендә 15 минутта пешә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар