Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайгыга әйләнгән бәйрәм: туйда йөздән артык кеше янып үлгән – видео

news_top_970_100
Кайгыга әйләнгән бәйрәм: туйда йөздән артык кеше янып үлгән – видео

Гыйракның Мосул шәһәрендә туй вакытында зур янгын чыккан, ким дигәндә 120 кеше янып үлгән, 200 кеше пешкән, дип хәбәр итә Al Jazeera каналы, Гыйракның гражданнар оборонасына сылтама белән. Шул ук вакытта башка мәгълүмат чаралары, барлык каза күрүчеләр саны – 450 тирәсе, дип хәбәр итә.

Янгын ябык бинада фейерверк куллану сәбәпле чыккан, дип фаразлана. Туй азагына якынлашканда, кунакларга сюрприз ясамакчы булалар. Залның стеналары тиз янып китә торган арзанлы пластик панельләрдән булган, бу – куркынычсызлык кагыйдәләрен тупас рәвештә бозу. Янгын бик тиз таралган, һәм бинаның бер өлеше ишелеп төшкән.
Премьер-министр Мөхәммәд Шиа Әс-Судани каза күрүчеләргә ярдәм күрсәтергә кушкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100