Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайгыдан соң да бәхет бар (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

Әлфинә тулы гаиләдә тәрбияләнде: әнисе, әтисе, энесе һәм сеңлесе бар. Энесе Гадел белән алар әтиләренә үги бала булуын әйтсәң – кеше ышанмас иде, мөгаен. Әниләре Лидияне яраткач, балаларын да нәкъ үзенеке кебек кабул иткән ул. Хәер, Әлфинә үзе дә бу турында онытты инде, чөнки аның әтисе – иң яхшы, иң кайгыртучан әти бит. Башта Әлфинә һәм Гадел әти-әнисе белән дүртәү генә яшәде, ә соңыннан нәни Адилә туды.

Әлфинә мәктәптә бик яхшы укыды, чая, актив кыз булды ул. Төс-кыяфәте дә төшеп калганнардан түгел – борын һәрвакыт өскә чөелгән, елмайган саен битендә «мәхәббәт чокырлары» чыга, өлгергән бодай башаклары төсендәге калын толымы беркемне дә игътибарсыз калдырмый. Әнисе дә аңа, үзе яратканча, матур, ачык төстәге киемнәр тегеп бирде. Алар авылында кием-салым сатып алу җиңел түгел, ә район үзәгеннән тукымалар табарга була иде.

15 яше тулгач, Әлфинә классташы Раязның үзенә гашыйк булганын аңлады. Ул гел Әлфинә янында бөтерелә, кыз шаярганда иң нык кычкырып көлүче дә ул, ә үзен Әлфинә белән бер партага утыртуларын сорагач, кыз барысын да аңлады. Шук Раязның укуы ташкаүлчим генә, әмма кирәк булганда утынын да яра, бакчада да ат кебек эшли, суын да ташый. Раязның тагын ике энесе бар, алар әтисез генә үсә. Шуңа күрә Раяз гаилә башлыгы урынында.

Әлфинә үзенең ничек гашыйк булганын сизми дә калды. Бар вакытын урамда уздырды, әмма укуына күз йоммады, Раязга да ярдәм итәргә тырышты.

«Менә мәктәпне укып бетергәч, Аллаһ боерса, шәһәргә укырга китәрбез!» – дип хыялланды Әлфинә Раяз белән урмандагы күл буенда утырганда.

«Ай, белмим, Әлфинә... Минем бит әни, энеләрем, алар минсез нишләр соң? Аннан, монда авылда яшәп өйрәндем бит мин. Укуым да хөрти генә, мәктәптән соң ук эшкә урнашам. Ә син үзең кара, ничек телисең – шулай эшлә...» – диде егет.

Бер ел узды. Әлфинә башкача мондый зур мәхәббәтен очрата аласына шикләнде. Шәһәр турында хыялларын йөрәгенең иң түренә бикләде дә, Раязны да, гаиләсен дә, авылда калачагын, район үзәгендәге техникумга укырга йөриячәген әйтеп шаккаттырды. Әмма Раяз белән бер көнгә дә аерылып торырга теләмәде кыз.

Раяз кырда эшли башлады, башта комбайнчы ярдәмчесе булды, аннан үзе дә комбайн иярләде.

Әлфинә да әнисе кебек үк пешекче булырга укыды. Ә Раяз Әлфинәсен һәр көн басу капкасы янында каршы ала. Җәйге көне кулында кыр чәчәкләре, ә кышын термоста үләнле кайнар чәй булыр.

«Нишләп чәйләр күтәреп йөрдең инде, монда өйгә ике атлап бер сикерәсе генә бит!» – дип аптырый кыз.

«Ә юлда туңган булсаң, кыш бит, салкын тия күрмәсен. Аннан сине дәвалап ятарга вакыт юк минем!» – дип шаярта Раяз.

Әлфинә укып бетергәч, колхоз ашханәсенә эшкә урнашты. Ярты елдан гөрләтеп туй уздырдылар. Барысы да шома гына бара, хәтта кайвакыт Әлфинәгә куркыныч та булып китә. Әмма ул бу бәйләнчек уйларын куарга тырыша. «Барысы да яхшы бит, яраткан Раязым, әти-әнием, энем, сеңлем янымда бит», – дип үзен тынычландыра.

Әлфинә белән Раязның балалары Нияз белән Венера да бер-бер артлы туды. Раяз аларны әниләренә караганда да ныграк ярата иде кебек, балалары белән мәш килде.

«Әлфинә, әйдә теге урмандагы күл буенда берәр дача төзеп куябыз. Балаларга да иркен, саф һава булыр!» – дип тәкъдим итте ире.

«Бәй, ә монда авылда нәрсә, саф һава түгелмени? Фатирда яшәсәк тә, беренче кат бит әле, өй кебек. Әти-әнинең мунчасы бар, нәрсәсе начар?» – дип аптырады Әлфинә иренең бу тәкъдименә.

Раязның кәефе кырылды, әмма үз хыялыннан баш тартырга теләмәде. Алар авылдагы бердәнбер ике катлы йортның ике бүлмәле фатирында яшәде, әмма Раяз үз йортың белән яшәүгә, бакчага күнеккән шул. Аннан, балаларга да табигатьтә яхшырак бит.

Раяз участок караштыра башлады. Комбайндагы кулдашы Рөстәм, күл буенда дүрт участок бар, дип сөйләнде. Алар беркемгә дә кирәкми икән, димәк, җаның кайсын тели – шунысын сайларга була. Ал да рәхәтләнеп йорт сал, ихата төзе! Күл буена да җәяүләп кенә ярты сәгатьтә барып җителә. Күлгә төшә торган юл яхшы, райүзәккә илтә ул, шуңа күрә велосипедта да, машинада да җилдереп кенә барырга була.

Раяз хатынына берни әйтеп тормады, бөтен документларны әзерләде. Әлфинәгә сюрприз ясарга теләде. Әмма Әлфинә генә моны бәяләп бетермәде – артык сөенмәде.

«Аннары ни була инде, Раяз? Минем ашханәдә дә эшем җитәрлек, Нияз белән Венераны карарга кирәк, синең әти-әнигә дә, минекеләргә дә күз-колак булырга кирәк. Хәзер монда да ат кебек җигелимме?» – диде Әлфинә.

Раяз ачуы килеп, котырып, ишекне дөбердәтеп ябып чыгып китте. Ул бит Әлфинә шатланыр дип уйлаган иде. Шулкадәр матур җирдә бит ул, үз кулларың белән гаиләң өчен бер дигән җылы оя төзергә була ләбаса. Раяз, үз җирләрендә ялгызы гына булырга теләп, юлдан урманга таба атлады. Аңа алга таба нәрсә эшләргә икәнен уйларга кирәк. Эх, җирне кире тапшырырга һәм планнары турында онытырга туры килер микәнни?

***

«Әлфинә, кызым, ач әле, ач!» – дип, әнисе әллә нинди ямьсез тавыш белән кычкырды һәм ишекне дөбердәтергә тотынды.

«Нәрсә булды әни, ут чыкканмы әллә?» – диде Әлфинә, аптырап.

«Әлфинә, утыр. Мә, су эчеп ал...» – диде әнисе.

«Эчәсем килми, нәрсә булды соң, әйт инде, әни?» – диде кызы.

«Раяз... Раяз кияүкәй... Машина! Тегендә урманга бара торган юл читендә. И-и-и, мескен бала. Исерек шофер булган, эзлиләр...» – дип, өзек-өзек, аңлаешсыз нидер сөйләде Лидия апа.

Әлфинә аңлый башлады бугай... Килде, теге куркыныч бәла, килде... Тик, бәлки, барысы да яхшыдыр әле.

«Әни-и-и! Юк! Кайда ул, исәнме Раяз? Хәзер тиз генә Наҗия апаларга кереп чыгам, Рәшит абый машинада тиз генә райүзәккә алып барыр. Машинада очып кына барып җитәчәкбез!» – дип, Әлфинә ишеккә атылды.

«Юк, кызым, соң инде, балам. Раяз башка юк. Үлгән бит...» – диде әнисе үксеп елый-елый.

Раязны җирләргә бөтен авыл җыелды. Әлфинә көл төсенә кергән иде, иреннәре күгәреп каткан. Балалары елый, Лидия апа аларны күршеләренә кертеп торды. Әлфинәне ике як култыгыннан тотып кына тордылар.

Үзе: «Мин гаепле, мин аны үпкәләттем. Мин үтерүче!» – дип бертуктаусыз кабатлый.

Иренең каберен күргәч, Әлфинә балчык өемен тырный-тырный елады, казып алам, дип үрсәләнде. Әтисе белән энесе аны зираттан көч-хәлгә алып чыгып китә алды.

Әлфинә бер ай караваттан тормый да ятты. Әнисе аны ашатырга килеп йөрде. Сеңлесе Адилә белән энесе Гадел, чиратлашып, балаларын карады. Төннәрен әнисе аның янында кунды, кызының башын сыйпап, гел бер сүзне кабатлады: «Бар да уза, кызым, ничек кенә авыр булса да, вакыт дәвалый, адәм баласы әллә ниләргә түзә ул. Син балаларың хакына яшәргә тиеш!» – дип юатты аны Лидия апа.

Әлфинә пыяла кебек төзсез-нурсыз күзләре белән түшәмгә карап ята, «Раязым, синең яныңа киләсем килә!» – дип кенә уйлый.

***

Зөлфәт Әлфинәләр яшәгән авылга шәһәрдән кайтты. Аның хатыны юньсез икән, адәм хурына калмас өчен, ике кызын ияртеп, шуңа тынычрак җиргә килгән икән, дип чыш-пыш килделәр авылда. Зөлфәтнең кызлары Наилә һәм Фәридә – акыллы балалар, булдыра алганча әтиләренә ярдәм иттеләр. Наиләсе инде буй җитеп килә, ә Фәридә башлагыч сыйныфта гына укый әле. Хәзер әни урынына без ашарга пешерәбез, юабыз, җыештырабыз дип, әтиләрен тынычландырырга тырыштылар. Зөлфәт моңсу гына елмаеп куя, әмма бөтен хуҗалыкны әле яшь кенә кызларына өеп кую дөрес түгеллеген дә аңлый.

Әлфинәне ул ашханәдә күрде. Зөлфәт үзе дә кырга эшкә урнашты, әмма авыр эшкә өйрәнмәгән шәһәр егете беренче вакытларда бик арыды, бераз рәткә керер өчен, төшке аш вакытында өстәл янында да озаклап утыра иде.

Ә Әлфинә аңа игътибар да итмәде, бары тик, авылга яңа кеше кайткан икән, дип кенә уйлап куйды. Ул бер ай тормый ятканнан соң, ниһаять, эшкә чыкты. Әмма хәзер кычкырып көлми дә, елмаймый да, ә бары тик кирәк булган өчен генә яши бирә. Берсендә кичке аш вакытында кызы Венера гына әйтеп куйды. Венера мәктәп укучысы гына булса да, җәйләрен урак чорында амбарда эшләп ала. Шунда сөйләшкәннәр ахрысы.

«Әни, бездә амбарда үлчәүдә Наилә исемле бер яңа кыз эшли башлады. Мин аның белән дуслашырга теләгән идем, ә бер апа әйтә, аның әнисе эчкече икән, ул үзе дә шундый булачак, ди», – диде кызы.

«Алай дип әйтмә, кызым. Әгәр Наилә сиңа ошый икән, дуслаш, аралаш. Безгә кунакка килсен, аның монда дус кызлары юк бит», – диде Әлфинә.

Шулай итеп, Наилә аларның өенә килеп йөри башлады, соңрак аларга сеңлесе Фәридә дә кушылды. Венера бу ике кыздан башка тормышын күз алдына да китерә алмый инде. Берсендә Әлфинә кызларның сөйләшкәнен ишетте. Наилә Венерага әнисе турында, әтисен кызгануын, аның яхшы кеше булуын, әмма тормышы гына барып чыкмавын сөйләде.

Әлфинә Зөлфәткә үзе сүз катты: «Нишләп гел кәтлит кенә аласыз? Безнең борщ та бик тәмле», – диде Әлфинә, Зөлфәткә төшке аш бүлгәндә.

«Әй, нишләптер кәтлиткә күнгәнмен инде, хатыным да тәмле пешерә иде аларны!» – диде Зөлфәт, әмма хатынын исенә төшергәненә үкенеп куйды.

«Әйдә, берәр яңа әйбер ашап карагыз әле. Бәлки, анысы тагын да тәмлерәк һәм яхшырак булыр», – дип тәкъдим итте Әлфинә.

***

Зөлфәт кулына бала төрелгән төенчек тотып тора, ә үзе бәхеттән балкый. Янәшәсендә бераз арыган, әмма бик бәхетле Әлфинә басып тора. Яннарында ук балалары – Нияз, Венера, Наилә һәм Фәридә бөтерелеп йөри.

«Әни, күрсәт әле, кемгә охшаган ул?» – дип, Әлфинәнең күлмәк итәген тарткалый башлады Фәридә.

«Сезнең барыгызга да охшаган!» – дип елмайды Әлфинә.

Хәзер, һичшиксез, барысы да яхшы булачак инде!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100