Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайгы-хәсрәт килгәндә сабырлык күрсәтү өчен киңәш

news_top_970_100
Кайгы-хәсрәт килгәндә сабырлык күрсәтү өчен киңәш
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

«Татарча хәдисләр» телеграм-каналында «Кайгы-хәсрәт килгәндә кайсы вакытта сабырлык күрсәтә башларга кирәк?» дигән сорауга җавапны аңлаталар.

عَنْ أَنَسِ بْنِ مَالِكٍ رضي الله عنه قَالَ: «مَرَّ النَّبِيُّ صلى الله عليه وسلم بِامْرَأَةٍ تَبْكِي عِنْدَ قَبْرٍ، فَقَالَ: اتَّقِي اللهَ وَاصْبِرِي. قَالَتْ: إِلَيْكَ عَنِّي، فَإِنَّكَ لَمْ تُصَبْ بِمُصِيبَتِي. وَلَمْ تَعْرِفْهُ، فَقِيلَ لَهَا: إِنَّهُ النَّبِيُّ صلى الله عليه وسلم، فَأَتَتْ بَابَ النَّبِيِّ صلى الله عليه وسلم، فَلَمْ تَجِدْ عِنْدَهُ بَوَّابِينَ، فَقَالَتْ: لَمْ أَعْرِفْكَ. فَقَالَ: ‌إِنَّمَا ‌الصَّبْرُ ‌عِنْدَ ‌الصَّدْمَةِ الْأُولَى».

Бер көнне Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм кабер янында елап торган бер хатын-кыз яныннан үткәндә, (туктап) аңа болай диде:

«Аллаһтан куркыгыз һәм сабыр булырга тырышыгыз».

Елап торган хатын-кыз аны танымаган, шуңа күрә аңа болай дип кычкырган:

«Мине ялгыз калдыр, син минем хәлемне белмисең!».

Аннары аңа: «Бу – Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм иде!» – дип әйттеләр.

Шуннан соң ул Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең йортына килде, әмма сакчыларны күрмәде. Ул аңа болай диде:

«Мин сезне танымадым, (сез икәнлеген белгән булсам, болай әйтмәс идем, чөнки сезгә миңа караганда күбрәк авырлыклар килде)».

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм аңа болай дип җавап бирде: «Чынлыкта, (иң мөһиме ул) сабырлыкны кайгы-хәсрәтнең башында күрсәтү». Сахих Бохари, 1283.

Биредә тагын бер хәдис китерелгән.

Теләсәң, сабыр ит, һәм сиңа җәннәт бирелер.

عنْ عطاءِ بْن أَبي رَباحٍ قَالَ: «قَالَ لِي ابْنُ عَبَّاسٍ: أَلَا أُرِيكَ امْرَأَةً مِنْ أَهْلِ الْجَنَّةِ؟ قُلْتُ: بَلَى، قَالَ هَذِهِ الْمَرْأَةُ السَّوْدَاءُ أَتَتِ النَّبِيَّ صلى الله عليه وسلم، فَقَالَتْ: إِنِّي أُصْرَعُ، وَإِنِّي أَتَكَشَّفُ، فَادْعُ اللهَ لِي، قَالَ: ‌إِنْ ‌شِئْتِ ‌صَبَرْتِ وَلَكِ الْجَنَّةُ، وَإِنْ شِئْتِ دَعَوْتُ اللهَ أَنْ يُعَافِيَكِ. فَقَالَتْ: أَصْبِرُ، فَقَالَتْ: إِنِّي أَتَكَشَّفُ، فَادْعُ اللهَ أَنْ لَا أَتَكَشَّفَ، فَدَعَا لَهَا».

Гата бин Әбу Рабахтан риваять ителә, ул әйткән:

(Бервакыт) Ибн Аббас, Аллаһ аларның икесенә дә рәхмәт итсен, миңа болай диде: «Сиңа җәннәт әһленнән бер хатын-кызны күрсәтергәме?»

Мин: «Әйе», – дидем.

Ул: «Бу кара хатын (үз вакытында) Пәйгамбәргә салләллаһу галәйһи вә сәлләм килеп, болай диде: «Минем эпилепсия хасталыгы булган вакытларда, гаурәтем ачыла, (бу чирдән шифаландырсын дип) Аллаһка дога кыла алмассызмы?».

(Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм аңа җавап итеп): «Теләсәң, сабыр ит, һәм сиңа җәннәтне вәгъдә итәм, теләсәң, Аллаһтан сине дәвалауны сорыйм», – диде.

Ул: «Мин сабыр итәрмен, – диде, аннары (өстәп): – Минем гаурәтем ачылып китә, Аллаһтан (эпилепсия вакытында) гаурәтем ачылмавын сорагыз әле», – диде, һәм ул Аллаһка аның өчен шундый дога кылды». Сахих Бохари, 5652. Сахих Мөслим, 2576. Мүснәд Имам Әхмәд, 3240

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100