Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайгы-хәсрәт килгәндә кайсы вакытта сабырлык күрсәтә башларга кирәк?

news_top_970_100
Кайгы-хәсрәт килгәндә кайсы вакытта сабырлык күрсәтә башларга кирәк?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

«Татарча хәдисләр» телеграм-каналында кайгырган чакта сабыр булу турында аңлаталар.

Кайгы-хәсрәт килгәндә кайсы вакытта сабырлык күрсәтә башларга кирәк?

عَنْ أَنَسِ بْنِ مَالِكٍ رضي الله عنه قَالَ: «مَرَّ النَّبِيُّ صلى الله عليه وسلم بِامْرَأَةٍ تَبْكِي عِنْدَ قَبْرٍ، فَقَالَ: اتَّقِي اللهَ وَاصْبِرِي. قَالَتْ: إِلَيْكَ عَنِّي، فَإِنَّكَ لَمْ تُصَبْ بِمُصِيبَتِي. وَلَمْ تَعْرِفْهُ، فَقِيلَ لَهَا: إِنَّهُ النَّبِيُّ صلى الله عليه وسلم، فَأَتَتْ بَابَ النَّبِيِّ صلى الله عليه وسلم، فَلَمْ تَجِدْ عِنْدَهُ بَوَّابِينَ، فَقَالَتْ: لَمْ أَعْرِفْكَ. فَقَالَ: ‌إِنَّمَا ‌الصَّبْرُ ‌عِنْدَ ‌الصَّدْمَةِ الْأُولَى

Бер көнне Пәйгамбәр салләллаһү галәйһи вә сәлләм кабер янында елап торган бер хатын-кыз яныннан үткәндә, (туктап) аңа болай диде:

«Аллаһтан куркыгыз һәм сабыр булырга тырышыгыз».

Елап торган хатын-кыз аны танымаган, шуңа күрә аңа болай дип кычкырган:

«Мине ялгыз калдыр, син минем хәлемне белмисең!».

Аннары аңа: «Бу Пәйгамбәр салләллаһү галәйһи вә сәлләм иде!» – дип әйттеләр.

Шуннан соң ул Пәйгамбәр салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең йортына килде, әмма сакчыларны күрмәде. Ул аңа болай диде: «Мин сезне танымадым, (сез икәнлеген белгән булсам, болай әйтмәс идем, чөнки сезгә миңа караганда күбрәк авырлыклар килде)».

Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм аңа болай дип җавап бирде:

«Чынлыкта, (иң мөһиме ул) сабырлыкны кайгы-хәсрәтнең башында күрсәтү». Сахих Бохари, 1283.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100