Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайгы артыннан кайгы: Чаллыда биш балалы хатынның ире үлгән, олы улын машина таптаган

news_top_970_100
Кайгы артыннан кайгы: Чаллыда биш балалы хатынның ире үлгән, олы улын машина таптаган
Владимир Васильев, архив

Чаллыда машина таптаган 12 яшьлек малайны Казанда ДРКБ табиблары дәвалый. Аның хәле авыр, тик анасы янына килә алмый – аның тагын 4 нәни баласы бар, ире 1 ел элек үлгән. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

«Иртән Динислам белән телефоннан сөйләштек. Аның тизрәк өйгә кайтасы килә инде. Без аны сагындык, тизрәк терелүен телибез. Кайчан чыгарасылары билгеле түгел», – ди Чулпан Имамова.

Әнисе сүзләренчә, фаҗига көнендә – 27 июльдә кич белән 19.45 сәгатьтә Динислам «Чишмә» мәчетенә намазга бара. Җәяүлеләр юлы аша чыкканда аны машина таптый. Land Rover белән идарә итүче 45 яшьлек ир-ат 12 яшьлек балага юл бирми. Динисламны башта Чаллы ашыгыч ярдәм хастаханәсенә китерәләр, аннары Казанга күчерәләр.

«Табиблар улыма дәвалану курсы, аннары реабилитация курсы кирәк булачак, ди. Аның хәле авыр – башы имгәнгән, аягы сынган. Аңа кадәр улымның кулы сынды, әле гипс белән йөри иде. Менә шулай – гаиләбездә кайгы артыннан кайгы. Динислам могҗиза белән исән калган инде, калганына түзәбез. Ул көчле безнең, минем уң кулым», – ди Чулпан Имамова.

37 яшьлек Чулпанның 5 баласы бар, беренче бала тугач, ике тапкыр игезәкләр тапкан ул. Динислам белән Исламга 12 яшь, кече сеңелләренә 2 яшьтән бераз гына артык.

«Бер ел элек иремне җирләдек. Ул «КамАЗ»да эшли иде, авыруы турында белмәде, 2 ай эчендә онкологиядән үлде. Айзат үлгәч, өйдәге бөтен эш Динисламга күчте, ул атасына охшаган, оста куллы, энергияле, барысын да эшли белә. Хәзер минем зур гаиләм ашатучысын югалту буенча пенсия һәм балалар пособиесенә яши. 2019 елда ирем белән ипотекага 4 бүлмәле фатир алдык, аның өчен 17 ел буена ай саен 15 мең сум түлисе бар», – ди тол хатын.

Чаллыда аның әнисе яши, ул күп балалы кызына ярдәм итә.

Улын хастаханәгә салгач та өстәмә чыгымнар барлыкка килгән. «Хастаханә палатасына няня ялладык, бала янында үзем була алмыйм бит. Бу да проблема икән – бөтен кеше дә бала белән утырырга ризалашмый. Няняга тәүлегенә 3 мең сум түлибез. Башка балаларны мәктәпкә әзерлисе бар. Игезәк кызларым балалар бакчасына барачак, ниһаять, юллама булды», – ди Чулпан.

Land Rover йөртүчесе көн саен диярлек шалтырата, алар киләсе атнага очрашачак. Әлегә Чулпанның вакыты булмаган.

Әлеге гаиләгә мәчетләр ярдәм итә. Булышырга теләүчеләр өчен Чулпанның телефоны: 7 906 120-87-62 (Сбербанк картасына бәйләнгән).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100