news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кайгарлы авылы янында фаҗига: ир белән хатын зираттан кайтканда батып үлгән

news_top
Кайгарлы авылы янында фаҗига: ир белән хатын зираттан кайтканда батып үлгән
Фото: https://t.me/sledcom_omsk

Омск өлкәсендә яшәүче ир белән хатын суда батып үлгән. Бу турыда Омск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе телеграм-каналында хәбәр ителә.

Ведомство белешмәсе буенча, 29 апрельдә Кайгарлы авылы янында фаҗига була. 50 яшьлек ир белән 55 яшьлек хатын көймәгә утырып, зиратка барган. Өйгә кайткан чакта, көчле җил чыккан. Җил көймәне әйләндереп каплаган. Кешеләр суга төшеп киткән.

Кызганычка, алар икесе дә ярга чыга алмаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар