Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайда син, Хәмдия? (Рәшит Гариф)

«Казан утлары» журналының 1996 елгы декабрь саныннан алынды.

news_top_970_100

Үземнең ике абыем була торып, әнием никтер бөтен вак-төяк эшләрне миңа гына куша торган иде. Әле башлангыч сыйныфларда гына укуым аның уена да кереп карамый иде, күрәсең. Бу бигрәк тә җәй көннәрендә шулай була иде. Бала карау, бакча чүбен утау, бәрәңге әрчү, иртүк терлекләрне көтүгә куу дисеңме — аларның барысын да санап бетерерлек түгел инде. Бигрәк тә теңкәмә тигәне — кичен көн саен көтүдән кайтмый торган бер кысыр сакалбай кәҗәбезне эзләү иде. Бу юлы да шулай булды. Көтү күптән кайтты. Урамда, читән буйларында үлән ашап йөргән сыерлар да, әле теге, әле бу урамда «бә-ә-ә» дип кычкырышкан аңгыра сарыклар да, үз өйләрен-абзарларын табып, тынып калдылар. Ә безнең кәҗә һаман юк та юк. — Бүреләрдән ашатасың бит, юньсез, ник эзләмисең кәҗәне? — дип кычкырган әнкәй тавышына сискәнеп киттем һәм бүген авылга көтү килеп кергән якка шешә бөкеседәй атылдым. Йөгерергә дисәң, миңа гына куш инде! Шул кәҗәне эзли-эзли тәмам узышчыга әйләнеп беттем бит.

Эңгер-меңгер төшкәнче дип, тиз арада авыл янындагы үләнле урыннарны, иңкүлекләрне, коры елга, күл буйларын әйләнеп чыктым. Дүрт урамны аркылы-торкылы урадым Шуннан соң гына, уйнак тай шикелле, кыр өстенә сыпырдым. Әллә шул тирәләрдә көтүдән аерылып калмаганмы, мин әйтәм. Кыр өстенәрәк күтәрелгән саен авыл һава диңгезенең төбе шикеллерәк күренде миңа. Бөтен тирә-якта җәйге зәңгәр кич хөкем сөрә. Биткә салкын да, эссе дә булмаган, үзенә бер рәхәт, тәнне иркәләүче һава килеп бәрелә. Тегендә-монда сугыла торгач, миңа таба йөгерүче бер җан иясе пәйда булды. Чү, мин әйтәм, нәрсә булыр бу? Эт яки бүре-фәләнгә охшамаган үзе. Шүрәле дә юк —калмагандыр инде безнең сыек урманнарда. Ниһаять, якынлашкач, ни күрим: әлеге җан иясе авылыбызның икенче башында яшәүче минем яшьләрдәге Хәмдия ич!

— Нишләп кыр бетереп йөгереп йөрисең, кызый? — Сулышы капканга, бераз вакыт сүзен әйталмый торды бу.

— И Йосыф, син икәнсең әле. Әллә ниләр уйлап бетердем, — диде аннары.

— Алай курыккач, бу вакытта нишләп йөрисең соң?

— Бозавыбыз көтүдән кайтмады шул.

Без кәҗәне дә, бозауны да икәүләп эзләргә сүз куештык. Кайда гына булмадык, ләкин эзли торган малларыбызны очрата алмадык. Башны иеп, өйгә кайтып китәргә туры килде. Хәмдия ничек иткәндер, әмма мин үзем эчтән генә кәҗәнең тетмәсен теттем инде! Иртәгә барыбер табармын, дидем. Ну, тапсам, Вәлишә абзыйларның борылып-борылып, кәкрәеп-кәкрәеп үскән мөгезле кәҗә-тәкәләренә алып барып җаныңны алдырам түлке, дидем. Тагын әллә нәрсәләр әйтеп тиргәдем.

Өйдә ниләр булганын сөйләп тормыйм. Әмма кәҗә белән икенче көнне дә шул ук хәл кабатланды. Көтү кайтты, безнен кәҗә тагын күренмәде! Тагын шул ук эзләрдән чыгып йөгердем. Гаҗәп, бик тә гаҗәп килеп чыкты: кабат Хәмдия белән очраштык. Аларның да бозаулары тагын кайтмаган. Бу юлы да бергәләп дөнья бетереп әйләндек. Шунысы куанычлы, йөрүебез бушка китмәде. Аның бозавы, минем кәҗәм табылды! Шатлануыбызның чиге-чамасы юк иде. Тик шул чагында минем өчен көтелмәгән бер нәрсә булып алды. Хәмдия колагыма үрелде дә, кеше ишетмәсен дигәндәй, пышылдап кына:

— Исемең бигрәк матур бит, Йосыф! Мин сине яратам! — диде.

Кызның ачык итеп, өздереп әйткән шушы сүзләре, колагыма бәрелгән җылы вә татлы сулышы мине тәмам әсир иткән иде, ахрысы. Күземне ачып җибәрсәм, Хәмдиядән җилләр искән иде инде.

Икенче көнне мин үзем үк кәҗәбезнең көтүдән кайтмавын тели башладым. Аны миңа кылган изгелеге өчен иркәли, сыйпый идем, тәмле ипи каптыра идем. Шунысы гаҗәп, кәҗә мине киресенчә аңлады булса кирәк, көн саен туп-туры өйгә кайта торган булды. Алай да югалып калмадым. Хәмдия безнең кәҗәнең кайтканын-кайтмаганын беләмени? Икенче көнне дә мин, кәҗә эзләгән кыяфәттә, шунда йөгердем Бик кызганыч булды, аны очрата алмадым. Ун көн, егерме көн чыктым бугай. Менә бүген, менә бүген бозаулары көтүдән кайтмас, Хәмдия аны эзли чыгар, дип күңелемне алдадым. Әгәр бозауларын танып калган булсам, көтү кайтканда каршы чыгып, аны кайтармыйча тоткарлау чараларын күрергә дә әзер идем.

Бераз вакыттан алар гаиләсенең бөтенләй үк каядыр күченеп китүе турында ишеттем.

Еллар аккан судай, искән җилдәй узды. Әмма Хәмдиянең теге чакта «Исемең бигрәк матур бит, Йосыф! Мин сине яратам!» — дигән сүзләре бүген дә колагымны иркәләп тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100