news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кайчыны өйдә ничек кайрарга?

news_top
Кайчыны өйдә ничек кайрарга?
Владимир Васильев

Тырнак кисә торган, яисә тукымалар кисә торган зур кайчыларны өйдә дә үткенләп була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Наждаклы кәгазе ярдәмендә кайчы үткенләнә. Кәгазьнең абразивлы ягы белән тышка каратып, тасмалар итеп кисегез. Күп иттереп тасма кискәндә кайчы кайрала.

Наждаклы кәгазь бөтен өйдә дә булмаска мөмкин. Ә менә фольга аш бүлмәсендә күпләрнең була инде. Фольганы берничә катлам итеп төрегез, шулай итеп киң тасма ясагыз. Шушы киң тасманы тар иттереп бик күп тасмалар кисегез. Шулай итеп берничә минут эчендә кайчы да кайрала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар