news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кайчы белән уйнаганнар: Табиблар ике яшьлек кызның кулын коткарган

news_top

Шаярып уйнау 2 яшьлек Ростов кызы өчен җитди җәрәхәт алуга китергән – уен вакытында өлкән бала очраклы рәвештә аның бармагын кайчы белән имгәткән. Нәни баланы санаулы минутлар эчендә 20 нче шәһәр клиник хастаханәсенә китергәннәр, анда табиблар баланың ампутацияләнгән бармак буынын кире урынына тегеп куйган. Бу хакта Ростов өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгында сөйләделәр, дип яза «Комсомольская правда».

Операция берничә сәгать дәвам иткән: балалар травматология-ортопедия бүлеге белгечләре җәрәхәтләнгән тукымаларны җентекләп тегеп, бармакны махсус металл конструкция белән беркетеп куйган.

– Табиблар зур тәҗрибә, концентрация һәм бригаданың бердәм эш итүен таләп иткән микрохирургия техникаларын кулландылар, – диләр төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Табиблар тырышлыгы белән операция уңышлы узган. Реабилитациядән соң бала бармагын хәрәкәтләндерә ала башлаган. Соңрак, гипсны һәм фиксацияләүче металл конструкцияне алу өчен, баланы кабат хастаханәгә салганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар