news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кайчы белән кадап бетергән». Стәрлетамакта ир-ат һәм хатын-кыз мәете табылган

news_top
«Кайчы белән кадап бетергән». Стәрлетамакта ир-ат һәм хатын-кыз мәете табылган
"Татар-информ" архивы

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә 33 яшьлек ир-атка карата җинаять эше ачылган. Бу турыда «Башинформ» яза.

Әлеге кеше 25 майда танышлары – 40 яшьлек ир-ат һәм 49 яшьлек хатын-кыз белән табын корып утыра. Аннары алар талаша башлый. Ул танышларына кайчы белән бик күп тапкыр суга. Ир дә, хатын да урында ук үлә.

Стәрлетамакта яшәүче 33 яшьлек ир-ат 2022 елда гына төрмәдән чыккан. Ул «алдан уйлап сәламәтлеккә авыр зыян китерү һәм саксызлык аркасында  үтерү» өчен хөкем ителгән булган.

Тоткарланган ир-ат белән тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар