«РИА Новости» хәбәр иткәнчә, кич соң вакытта интенсив физик күнегүләр йокыга тискәре йогынты ясый. Бу хакта табиб-сомнолог, медицина фәннәре кандидаты, Дагыстан дәүләт медицина университеты доценты Карема Магомедова сөйләгән.
Аның сүзләренчә, физик йөкләнешләр нерв системасын артык ярсыта, тән температурасын һәм адреналин дәрәҗәсен күтәрә. Бу исә йокыга китүне авырайта, чөнки йоклар алдыннан тән температурасы киресенчә төшәргә тиеш.
«Спорт төрле формада һәм төрле дәрәҗәдә һәркемгә кирәк, шул исәптән йокы өчен дә. Әмма кичке соң вакыттагы, бигрәк тә интенсив күнегүләр нерв системасын ярсыта, тән температурасын һәм адреналин күләмен арттыра, бу исә йокыга китүгә тискәре йогынты ясый», — дигән табиб.
Ул билгеләп үткәнчә, спорт белән шөгыльләнү өчен иң кулай вакыт — иртән яки көннең беренче яртысы. Уянганнан соң 1–2 сәгать үткәч ясалган күнегүләр дөрес биологик ритмны формалаштыра һәм төнге йокыны яхшырта, диелә бу хәбәрдә.