Рәфидә Галимҗанова кияүгә чыгу турындагы сорауларга карата хис-тәэсирләрен ВКонтактедагы сәхифәсендә яза.
«Үзем өчен яшисем килә» – тагын шушы темага язып, яшь башым белән «зарланганым» өчен гафу итегез. Әмма язмый чарам юк инде менә, нишләтәсең… Сүз һаман да шул кияүгә чыгу турында булыр. Яшь барган саен «кайчан кияүгә чыгасың?» дигән сорауны ишеткәч, чәчем агара башлады.
Үтүктән дә шул сорау килә инде хәтта. Мин аның сөйләшергә тема булмаганда әйтелгәнен дә, просто кызыксынып сорауларын да, ә бәлки әле борчылуларын да аңлыйм. Бик аңлыйм! Әмма сезнең: «кайчан кияүгә чыгасың?» дигән соравыгызга карап кына «чыгарга вакыт җиткән икән шул инде...» дип уйлый башламыйм мин. Ә борчыла башлыйм. туры мәгънәдә - борчылам.
Ярар, туганнар белән ул темага еш сөйләшәбез инде. Мин аларны хөрмәт итәм һәм бу сорауларына да «кайчан насыйп була инде» дип елмаеп җавап кайтарам. Аларның соравы борчымый да, кыенсыну да уятмый миндә. Әмма минем белән ничә көн генә таныш булган яки бер тапкыр гына күрешкән кешеләрнең минем шәхси тормыш белән «кайчан» сүзеннән башлап кызыксынуларына агарган чәчем коела башлый.
Берсендә туңдырма алырга чират торганда да (хәтта!) шул темага барып җиттек. Җиттек диюем ялгыш, без ул ханым белән кайсы туңдырма тәмлерәк булуы турында сөйләшә башлаган идек. Сүзнең минем шәхси фронтка таба борылуын сизми дә калдым!
Искә төшерергә тырышам: ул үзе турында сөйли башлады бугай. Әйе, әйе, ул ничә яшендә кияүгә чыгуы, хәзер бик бәхетле гомер итүе турында сөйләде дә, янәшәсендә үзен көтә-көтә инде арып беткән иренә бер пакет туңдырма тоттырды. Ай озак сайлады ул туңдырманы. өстәвенә минем белән дә сөйләште бит. Безнең артта торучылар мыек астыннан гына сүгенде инде, сиздем анысын.
Ләкин минем сөйләшәсе килмәвем йөземә бәреп чыккан иде, югыйсә. Ул күземә туры карады да: «Сез кияүдәме?» - диде. «Юк». Минем шушы урында тиз генә туңдырманы алып качасым килде. чөнки киләсе сорау нинди буласын чамалый идем. Һәм ул шулай булды да – «Кайчан чыгасың соң инде?». «Насыйп булгач».
Бу җавап аның ачуын китерде бугай. «Насыйп булгач дип утырмыйлар инде, дөньяга чыгарга кирәк әзрәк, егетләрне өйдә утырып кына табып булмый ул. хәрәкәт кирәк, аңлыйсыңмы?» Иии, җәмәгать!. Менә эш нәрсәдә икән бит! Эш түгел, минем «проблемам» менә шунда икән бит - өйдә ятуымда. (Кайтып кергәнең бармы, дип сорасын иде ул!) Мин аңа елмаеп кына карадым. валлахи сөйләшәсем килмәде. Ул, ничек бәхетле гомер итүләрен күрсәтергә теләгәндәй, ире янына якынрак килеп басты. Туңдырмалы пакетын кочаклаган ир заты галәмәт бәхетле күренә иде. Юк, ирониясез, бер алдаусыз әйтүем. «Бәхет киләсен көтеп өйдә ятмаган бу, эзләнгән, хәрәкәт иткән» дип уйладым аңа карап.
Теге апа минем кәефем юклыгын сизепме, ахырда гамьле әңгәмәбезгә нокта куйды: «Син миңа ачуланма, сеңлем. кияүгә дә чыгарсың, үз бәхетеңне дә табарсың. Просто минем кызым инде кырыкка җитә, көн-төн эштә, кияүгә чыгу турында уйлау юк. Заманында артыннан бик күп егетләр йөрде инде, араларында акыллылары да бар иде. «Үзем өчен яшәп каласым килә» дип еллар буена сузды. Хәзер бу теманы кузгатсам, аты-юлы белән миңа сүгенеп җавап бирә: «Минем бөтен әйберем бар - үз фатирым, машинам, яраткан эшем», - дип тезеп китә. Ул бит минем бердәнбер кызым! Әтисе белән оныклар сөясе килә, кызыбызны бәхетле гаиләдә күрәсе килә, сеңлем. Хәзерге күп кызларның яшәү рәвеше бу. Эш дип бөтен дөньяларын оныталар. Бераз туктап алырга киңәш итәм...»
Апа, мәйтәм, мин бик яхшы аңлыйм сезнең борчуыгызны. Башта бик ачуым килгән иде, яшермим. Сүзне менә шуннан башларга кирәк булган. Аллаһ Тәгалә барысын да үзе белә. хәерлесен сорагыз. Рәхмәт! - дидем дә, ниһаять, яраткан туңдырманы алдым.
Чират көтүчеләр сөенеп куйдылар....өйгә кайтып барам. Башымда шул апаның сүзләре. Бер яктан минем аны яклыйсым да килә, ә икенче яктан, туры бәреп соравына да ачуым басылмый. Менә шуның кебек таныш булмаган кешеләр никтер минем шәхси тормыш белән кызыксына.
«Әй, исең китмәсен юк-барга!» - димәгез. Минем өчен юк-бар түгел ул.