Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кайчан баҗай каршы ала?» – Мәчет каршында биеп низаг чыгарган Резедә Ганиуллина кайткан

news_top_970_100
«Кайчан баҗай каршы ала?» – Мәчет каршында биеп низаг чыгарган Резедә Ганиуллина кайткан
"Татар-информ" архивы

Рәфинә Ганиуллинаның сеңлесе, үзенең үзенчәлекле биюләре белән танылган Резедә Казанга кайткан. Бу хакта биюче социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә. Аны аэропорттан җизнәсе Рәзил Камалов каршылаган.

«Резедә кайтты. Гадәттәгечә, аны мин каршы алдым. Кайчан баҗай каршы ала инде?» – дип язган социаль челтәрдәге битендә баянчы Рәзил Камалов. Аның балдызларын «башлы-күзле» итәсе килүе дә аңлашыла, баҗайлар булгач мәшәкате дә кими, бергә җыелуы да күңелле була бит.

«Баҗаең булса, барып-кайтып та йөрмәс идем, бәлки. Җизни, традиция буенча каршы алуыңа мең рәхмәт», – дип җавап биргән Резедә.

Резедә Һиндстан якларында бию белән шөгыльләнгән инде. Аннары кабат Татарстанга кайтты һәм, озак та тормады, Мароккога китеп барды. Менә хәзер ул кабат Казанда. Озакка булырмы?

Мәчет каршында биеп низаг чыгарган Резедә Ганиуллина тагын Татарстаннан киткән. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100