Кайбычта сөннәтче бабайларга багышланган «Кошман укулары» фәнни конференциясе булды
Кичә, мөхәррам аеның 13нче көнендә (28 июньдә), Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән. Бу турыда Татарстан диния нәзарәте хәбәр итте.
Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе оештырды.
Конференция эшендә дәүләт вәкилләре, имамнар, тарихчылар, табиблар, эшмәкәрләр, җәмәгать эшлеклеләре, шәкертләр, шулай ук Кошман авылының сөннәтче бабайлар династиясе вәкилләре катнашты. Шәрәфле кунаклар арасында – Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Кайбыч районы имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, шулай ук аксакаллар, имамнар һәм авыл халкы катнашты.
Үзенең сәламләү чыгышында мөфти Камил хәзрәт әлеге җыенның татар халкының рухи мирасын өйрәнү максатыннан үткәрелүен билгеләп үтте һәм күренекле татар дин галиме Морад Рәмзи сүзләрен искә төшерде:
«Татар дин галиме Морад Рәмзи үзенең «Тәлфик әл-әхбар» хезмәтендә дә яза: «Татар имамнары һәрвакыт сөнниләр, иманнары буенча матуридилар, гамәлләре буенча хәнәфиләр булган һәм алар арасында бидгать таратучы булмаган». Ягъни татарлар тоткан ислам – ул фикһтә Хәнәфи мәзһәбе, гакыйдәдә имам Матуридиның мәктәбе һәм шәригатькә туры килгән тәсәввеф (суфичылык). Бу – формула! Һәм аны яттан белергә кирәк! Шушы формулага сыешмаган башка идеяләр – татарларга беркайчан хас булмаган, безнең өчен алар ят яки гомумән юлдан яздыручы секталар булып тора».
Аннары фәнни җыен барышында чакырылган кунаклар, Камил хәзрәтнең фикерләрен дәвам итеп, үсеп килүче буынны чын татар-мөселман традицияләрендә тәрбияләүгә, буыннар дәвамчанлыгының мөһимлегенә бәйле чыгышлар белән конференцияне дәвам итте.
Шунысы игътибарга лаек: сөннәтче бабайлар совет чорында татар халкының рухи тормышына зур йогынты ясаган. Конференцияне үткәрү урыны итеп Кайбыч районының Кошман авылы сайланып алу очраклы түгел. Тарихи чыганаклар дин эшлеклеләренең күпчелеге – сөннәтче бабайлар – нәкъ менә шушы авылдан чыгуын раслый.
Конференциядә катнашучылар ассызыклаганча, совет чорында сөннәтче бабайларның тырышлыгы татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклап калуга ярдәм итте, диелә хәбәрдә.