Кайбыч районы Ябалак авылы Сабан туенда (ат чабышы урынынадыр, мөгаен) ДТ-75 тракторлары узышы булган. Кызыклы кадрлар белән алып баручы, җырчы Зөлфәт Зиннуров бүлешә.
«Кискен ярыш булды, минсиңайтим», – дип яза ул. Чыннан да, тизлекләре чамалы гына булып күренгән тракторлар узыш мәйданында шактый тиз җилдерәләр.
Ярышларда 3 трактор катнашкан. Бәлки, күбрәктер дә, видеокадрларга шул алдан килүчеләре генә эләккәндер, дип тә фаразларга була. Авыл тракторчыларына көч бирергә бик күп халык җыелган, алар ярышларны кызыксынып күзәтә.
Зөлфәт Зиннуровның сәхифәсен карап баручыларга да кызык тоелган бу узышлар. «Мондый тракторлар бармыни әле ул?» – дип гаҗәпләнгән берсе. «Болар бит инде музей экспонатлары», – дип язган алып баручы Булат Бәйрәмов.
«Бу – чын Сабан Туй булган, ичмасам», – дип мактаучылары да бар.
Мондый узыш Ябалак авылында беренче генә үткәрелми, ахры. Берәү элегрәк тракторларның сабан тагып та ярышканнарын искә алган.