news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кайбыч районында коточкыч авариядә ике кеше һәлак булган

news_top
Кайбыч районында коточкыч авариядә ике кеше һәлак булган
Фото: Татарстан Дәүләт автоинспекциясе

Татарстанның Кайбыч районында М-12 трассасында юл-транспорт һәлакәтендә 2 хатын-кызның гомере өзелгән. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Якынча мәгълүматлар буенча, «Kia» машинасының 20 яшьлек йөртүчесе дистанцияне сакламаган һәм алдан баручы ярымприцеплы «Sitrak» автомобиленә бәрелгән.

Авариядә «Kia» автомобиленең 2 пассажиры урында ук үлгән. Алар иминлек каешларын эләктермәгән булган һәм, бәрелешү аркасында, автомобиль салоныннан очып чыккан. «Kia» йөртүчесе һәм тагын 1 пассажир җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

Юл-транспорт һәлакәтеннән соң, прокуратура тикшерү башлаган. Хәлне ачыклау өчен, вакыйга урынына Кайбыч районы прокуроры Игорь Осипов та барган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар