Кайбыч районы Борындык авылында яшәүчеләр кырда йөргән кыргый хайванны видеога төшергән. Алар моның нинди хайван икәнен ачыкларга теләп, видеоны Татарстанның табигый ресурслар комитеты белгечләренә җибәргән. Бу хакта «Кайбыч районы. Хәбәрләр» Телеграм каналында язалар.
«Борындык авылы халкы төшергән видеодагы җәнлек – безнең республика өчен сирәк очрый торган шакал. Аның яшәү тирәлегенең төньяк чикләре безнең республикага кадәр үк килеп җитә алмый, әмма алар көньяк төбәкләрдән килә ала», – дип хәбәр иткән белгечләр.