Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайбыч авылында Татарстандагы иң зур нарколаборатория булуы ачыкланган

news_top_970_100
Кайбыч авылында Татарстандагы иң зур нарколаборатория булуы ачыкланган
Михаил Захаров / "Татар-информ"

Легаль булмаган наркотиклар әйләнеше белән көрәш идарәсе Татарстанда синтетик матдәләр җитештерү буенча иң эре лабораторияләрнең берсен япкан. Наркотиклар җитештерү цехы Кайбыч районындагы бер авылда булган, дип яза «БИЗНЕС Online».

Полицейскийлар барлыгы 14 кг наркотик тапкан. 10 килограммы шул цехта, ә 4 килограммы Югары Ослан районындагы яшерен урында булган. Лаборатория 400-500 кг «синтетика» җитештерә алган, һәм аны соңыннан Казан тирәсендә таратканнар. 

Узган елда Ульяновскида Казан кешеләренең нарколабораториясен япканнар иде, ул чакта 10 килограмм наркотик табылган. Ә Кайбычта табылган наркотиклар – Татарстанда ачыкланган иң зур күләм. «Кайбыч наркосиндикатының масштаблары гаҗәпләндерерлек», – дип яза «Бизнес Онлайн».

Бу хәлләрдә иң куркынычы шул – лабораторияне гап-гади яшь егетләр ачкан. Алар элек тәртип бозмаган, утырып чыкмаган. Алар – Кайбыч районыннан Алексей Фирсов, Яшел Үзәннән Дмитрий Тимофеев һәм Дмитрий Ляпунов. Өчесенә дә гаепләү белдерелгән. Алар СИЗОда утыра. Тагын берсе – Станислав Трябин – качып киткән һәм әлегә кулга алынмаган.

Органнардагы чыганак сүзләренчә, бу егетләр акча туплаган һәм аны кая куярга дип уйлана башлаган. Ә соңыннан даркнетта (яшерен челтәр) аноним белдерү тапканнар. Аноним бу белдерүдә лаборатория ясау буенча инструкция һәм җитештерелгән наркотикларны ничек сатарга икәне турында мәгълүмат булган. Басма мәгълүматларыннан чыгып караганда, «Кайбыч наркоартеле» шушы белдерү аркасында тотылган да инде.

«Хокук сакчыларын бу схеманың популярлыгы борчуга сала: икътисади чуалышлар чорында, кызганыч, мондый төр инвестицияләр популярлаша бара», – дип яза сайт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100