Кайбер дарулар пациентларда тиренең кояш нурларына сизгерлеген арттырырга мөмкин, бу – кояшка аллергия белән яный. Бу хакта табиб-терапевт, медицина фәннәре кандидаты, «Доктор» телеканалы эксперты Алексей Хухрев сөйләде, дип яза «Комсомольская правда».
«Бу – фотосенсибилизация дип атала, ниндидер матдәнең йогынтысына җавап итеп, безнең тире яктылык фотоннарына һәм ультрашәмәхәгә артык сизгер була», – дип аңлата белгеч.
Аның сүзләренчә, мондый күренеш антибиотиклар (фторхинолоннар – ципрофлоксацин, офлоксацин, моксифлоксацин; тетрациклиннар – доксициклин, тетрациклин; сульфаниламидлар һәм башкалар) кабул итүчеләрдә күзәтелергә мөмкин. Моннан тыш, кайбер гормональ майлар дә реакция китереп чыгара ала.
Хухрев әйтүенчә, мондый очракта кояш нурларыннан качарга тырышырга кирәк.
Табиб-дерматолог, трихолог, медицина фәннәре докторы Юлия Галләмова да «антибиотиклар, ялкынсынуга каршы һәм антигистаминлы препаратлар кулланганнан соң кояшка чыгу куркыныч, чөнки бу – кычытуга, тире кызаруга һәм шешүгә китерергә мөмкин», дип әйткән иде. Аның сүзләренчә, аларның составында тиренең кояш нурларына сизгерлеген арттыра торган матдәләр бар, диелә хәбәрдә.