28 мартта Мисырда Каһирә шәһәренең мәдәният йортында Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган кичә булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Әдәби кичәдә балалар Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты, әдәби эшчәнлеге, хәрби юлы турында документаль фильм карады. Ятлаган шигырьләрен укыдылар һәм иҗади мастер-классларда катнаштылар (татар орнаменты белән прәннекләр бизәү, китаплар өчен кыстыргычлар ясадылар).
Кичәдә катнашкан һәр балага истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.
Шулай ук килгән милләттәшләребез өчен «Кара урман» нәфис фильмы (режиссер – Радик Кудояров) мәдәният йортының яңартылган кинозалында күрсәтелде, диелә хәбәрдә.