Якын Көнчыгышның иң зур мәдәни чарасы — Каһирәдә узучы 57нче Халыкара китап ярминкәсе кысаларында татар классигы Габдулла Тукайның «Су анасы» әкияте гарәп телендә тәкъдим ителде. Әлеге чара «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме тарафыннан оештырылган.

Поэманы гарәп теленә танылган Мисыр язучысы һәм шагыйре, доктор Ашраф Абу аль-Язид тәрҗемә иткән. Тәкъдим итү чарасы кысаларында узган түгәрәк өстәлдә Мисыр әдәбиятчылары, язучылары һәм тәрҗемәчеләре Тукай иҗаты, аның дөнья әдәбиятындагы урыны һәм мондый тәрҗемәләрнең мәдәниара диалог өчен никадәр мөһим булуы турында фикер алышкан.
Мәдәниятләрне якынайтудагы хезмәте өчен тәрҗемәчегә тантаналы рәвештә «Россия – Ислам дөньясы» көмеш медале тапшырылган.
