Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Каһәрләнгән урынга салынган»: Красноярскида бер ир-ат мәчеткә һөҗүм иткән

news_top_970_100
«Каһәрләнгән урынга салынган»: Красноярскида бер ир-ат мәчеткә һөҗүм иткән

Красноярскида 27 яшьлек ир-ат Җәмигъ мәчетенә һөҗүм иткән. Ул запас ишекне такта белән терәтеп куйган, таяк һәм ташлар алып мәчет бинасына һөҗүм иткән. Чүкеч белән 8 тәрәзәне ваткан, мөнбәрне җимергән һәм бүлмә гөлләрен туздырып ташлаган. Һөҗүм иткән ир-атны шаһитлар тоткан. Зыян күрүчеләр юк, дип яза «BAZA» «Телеграм» каналы.

Беренчел мәгълүматларга караганда, һөҗүм иткән ир-ат Вареш исемле. Аны полициягә тапшырганнар.

Ир-ат болай эшләвен «мәчет каһәрләнгән урынга салынган һәм анда явыз көчләр яши» дип аңлаткан.

Бу кеше Россиядә законсыз яши (аның патенты июльдә беткән). Ул үзеннән сорау алганда мәчеткә һөҗүм итәргә электромагнит дулкыннары ярдәмендә телепатик ысул белән башка дөнья көчләре ярдәм иткәнен сөйләгән. Алар «мәчет каһәрләнгән урында тора» дип аңлаткан.

«Телеграм» канал мәгълүматларына караганда, «шизофрения» диагнозы куелган ир-атны психиатрия клиникасына алып киткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100