news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кәгаземне тотып бер селкеп»: Фәрит Галиевның «Ботан»ыннан түләүләр турында актуаль җыр

news_top
«Кәгаземне тотып бер селкеп»: Фәрит Галиевның «Ботан»ыннан түләүләр турында актуаль җыр
Фото: Фәрит Галиев архивыннан

Популяр алып баручы, юмор остасы Фәрит Галиев түләү кәгазьләре турында актуаль җыр чыгарган.

«Моңсу була күңелләремә,

Түләү кәгазьләре килгәндә.

Йөрәгемә тулган хисләрне,

Кәгаземне тотып бер селкеп, тутырып…

Әйтер идем.

Газга нигә фәлән тәңкә?

Аккан суга?

Әллә безгә Дубайдан кайтамы әллә?

Белгән булсам утка бәя артканын,

ЖКХны түләү өчен күпме акча атканны –

Яшәр идем каеннар арасында,

Чишмә суын бушка эчеп, йөреп ат арбасында.

Ул чакта да табарлар иде җаен,

Атка түләү кертеп куеп,

Сыгарлар иде маен.

Рәхәтенә чыдый алмый бу, димәгез! Рәхәткә чыдап була, дуслар, түләвенә чыдавы авыр», – дип моңлана артист.

Артистның әлеге образдагы көнүзәк темаларга язган җырлары халык тарафыннан бик яратып кабул ителә. «Интертат»ка әңгәмәдә Фәрит Галиев үзенең «Ботан»ы турында:

«Минем «Ботан» – бик акыллы ул. Бик акыллы фикерләр чыга аннан. «Ботан»нар – укымышлы кешеләр, мәктәптәге отличниклардан да һәрвакыт көлә торган идек бит. Минем «Ботан»ның да «юләрский» стильдәге җырлары килеп чыга, әмма алар халык тарафыннан яхшырак кабул ителә. Артык акыллы итеп язсаң, кеше аңлап бетермәскә мөмкин», – дип сөйләгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар