Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кәгазь кыйммәтләнгәнгә, хәмер бәясе артачак

news_top_970_100
Кәгазь кыйммәтләнгәнгә, хәмер бәясе артачак
https://ru.freepik.com

Россиядә тиздән шәраб һәм коньяк бәяләре артачак. «База» Телеграм каналы мәгълүматлары буенча, бәяләр сентябрь ахырына 4-5 процентка күтәреләчәк.

Бу Көнбатыш санкцияләре яки башка геосәяси сәбәпләргә бәйле түгел. Соңгы вакытта шәраб-коньяк заводларының җитештерү вакыты һәм җиһазлар өчен детальләр бәясе артса да, аларны барыбер алырга мөмкин һәм җитештерү белән проблемалар юк, дип хәбәр итәләр.

Сәбәбе – кәгазь, пленка, шешә һәм шәраб заводлары сатып алырга мәҗбүр булган башка продукция бәяләренең күтәрелүендә. Бу – спиртлы эчемлекләрнең ахыргы бәясенә тәэсир итә.

Өстәвенә, алкоголь бәяләре җитештерүчеләр һәм эре ритейлерлар арасында бәхәс факторы булып тора. Заводлар кибетләргә продукциянең үзкыйммәте артуын хәбәр итә һәм сату бәясен күтәрергә тели. Ләкин «сетевиклар»ның моның белән килешәселәре килми. Алар килешүдә күрсәтелгән вакытка яки инде алдан сөйләшкән бәянең күләменә сылтама ясый. Нәтиҗәдә, җитештерүчеләргә продукцияне үзләре өчен бик үк отышлы булмаган бәягә эшләргә туры килә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100