news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кәгазь чек булмаганда товарны кире кайтарып буламы?

news_top

Кәгазь чек булмау – товарны кире кайтарудан баш тарту өчен сәбәп түгел. Сатып алу фактын башка ысуллар белән дә расларга мөмкин, дип белдергән юрист Антон Арифуллин. Бу хакта «Челнинские известия» яза.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белгеч Антон Арифулин сатучының товарны кире кайтарганда нәкъ менә кәгазь чек бирү таләбен законсыз дип аңлатты.

Аның сүзләренә караганда, сатып алу фактын башка ысуллар белән дә расларга мөмкин: банктан өземтә, гарантия талоны, чек фотографиясе яки күзәтү камералары язмасы белән. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон кәгазь документны гына түгел, ә теләсә нинди дәлилләрне кулланырга рөхсәт итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар