news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кәфенлекне, зираттан җирне алдан алып куярга ярыймы?

news_top
Кәфенлекне, зираттан җирне алдан алып куярга ярыймы?
Салават Камалетдинов

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин телеграмдагы сәхифәсендә сорауларга җавап бирә.

Бу юлы ул кәфенлекне алдан алу, зиратта җирне алдан билгеләп кую турында аңлатты.

«Алдан зиратта урын алу, ирен җирләгәч, мин дә аның янында ятарга телим дип үзеңә урын саклау, алдан ләхет такталарын әзерләү - болар барысы да рөхсәт ителә. Ләкин кешеләр имеш-мимешләргә бирелә. «Кәфенлекне, җирне алдан алсаң, ул сине тартыр» дип куркуга да бирелә. Юк, җәмәгать, һәр нәрсә Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире белән эшләнә.

Күпме язылган булса, шулкадәр яшәрбез. Кәфенлек, җирне сатып алсак та, ләхет такталарын әзерләсәк тә, әзерләмәсәк тә», - ди хәзрәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар